Балалар бакчасында Г. Тукайның туган көненә багышланган искиткеч, эчтәлекле әдәби кичә узды, аны тәрбиячеләр Минһаҗева Г. Р., Шакирова Г. И., Ибраһимова А. Р. һәм музыка җитәкчесе Сафина Р. К. җитәкчелегендәге зурлар төркем тәрбияләнүчеләре әзерләде. Бәйрәмдә балалар шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, яраткан шагыйрьнең әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Әкият геройлары-Шурале чарада катнашып бәйрәмне якты төсләр белән бизәде. Бәйрәм «Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра. Гомер юлы кыска булса да, Тукай зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты биләп тора.
Дистәләгән мең кешенең гомерен алып киткән XX гасырның иң масштаблы радиацияле фаҗигасе 1986 елның апрелендә бөтен планетага яңгырады. 27 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан “Чернобыль хатирәләре” дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү тәкъдим ителде. Күргәзмәдә техноген һәлакәт вакыйгалары турында мәгълүмати материаллар һәм Чернобыль атом-электр станциясенең һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хатирәләре урнаштырылды. Шулай ук күргәзмә буенча кешелек тарихында радиоцион һәлакәт турында әңгәмә-фикер алышу да үткәрелде.
Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән X Халыкара олимпиада үтте. Безнең Баландыш төп мэктәбеннән 8 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия (җитәкчесе- Зәйнуллина Р.Х.) һәм 9сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Чулпан (җитәкчесе- Минһаҗева Л.М.) район данын яклап, уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга алга таба уңышлар телибез!
Кешенеке кебек үк, табигатьнең дә үз бәйрәмнәре бар. Һәм шуларның берсе-Халыкара Җир көне. Бу чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме. Җирнең барлык халкына табигатьне сакларга һәм якларга кирәклеге турында. искәртү көне. 20 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлеге активлары белән берлектә Җир көненә багышланган экологик акциядә катнашты. Алар авыл тирәсен, юл кырыйларын, чишмә яннарын җыештырдылар, чүп-чар җыйдылар, табигатьне саклау проблемалары турында сөйләштеләр.
Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында “Кич утыру” фольклор кичәсе үтте. Әлеге чарада китапханәче татар халкының гореф-гадәтләре, 50 ел элек безнең ата-бабаларыбызның кышкы озын кичәләрне ничек үткәрүләре, ни өчен мондый кичәләрне “Кич утыру” дип атаулары турында сөйләде. Чараның беренче өлешендә кызлар җырлашып кул эшләре эшләделәр, ә икенче өлешендә егетләр килгәч, бергәләп төрле милли уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Чара ахырында катнашучылар милли ризыклар, самовар чәе белән сыйландылар.
Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле сыйныф укучылары белән “Коррупция балалар күзлегеннән” дигән исем астында танып белү сәгате үткәрделәр. Аның барышында балалар коррупция сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын тотуы турында фикер алыштылар. Шулай ук яшьләрнең ришвәтчелеккә каршы ничек көрәшә алуы турындагы сорауга укучылар үз җавапларын дәлилләр белән китерделәр. Мондый чаралар үткәрүнең максаты – мәктәп укучыларының игътибарын ришвәтчелек проблемасына җәлеп итү һәм аларда бу күренешкә нәфрәт хисе тәрбияләү. Ә нәтиҗәгә ирешү өчен балалар белән яштән эшләү кирәк.
Максабаш авыл китапханәсендә укучылар өчен «Педагог – исем түгел, педагог – һөнәр» дигән китапханә дәресе узды, шулай ук татар әдипләре турында язган китапларлардан китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чараның максаты - мәдәни кыйммәтләрне саклап калу, укытучыларга һәм остазларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Укучылар бөтен дөньяга танылган педагог К. Д.Ушинский турында презентация карап аның иҗаты турында күп кенә яңалыклар белделәр.
Агымдагы елнын 24 апреленнэн районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбендә өмә узды. Анда мәктәп укытучылары һәм 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Кирәкле инвентарьлар белән коралланып, балалар һәм укытучылар мәктәп территориясен тәртипкә китерделәр,чүп-чар җыйдылар, узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыеп алдылар.Берничә сәгать эчендә мәктәп территориясе үзгәрде: бөтен җирдә чисталык һәм матурлык булдырылды.