ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 24 апрель көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Фатима апа Камаловага 95 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин Фатима апага изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Агымдагы елнын 24 апреленнэн районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау башланды. 

Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә Халыкара Җир көненә багышлап «Мы дети твои, дорогая Земля!» дип исемләнгән чара узды. Ул  эко-сәяхәттән башланды, анда катнашучыларга әлеге истәлекле көн турында мәгълүмат бирелде, тирә-ягыбызның әһәмияте аңлатылды. Балалар безнең җирнең тере организм икәнен һәм аны сакларга кирәклеген белделәр. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда безнең дусларыбыз – хайваннар һәм кошлар тормышыннан күп кызыклы фактлар булган китаплар тәкъдим ителде.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, 17-23 апрель көннәрендә Теләче балалар китапханәсендә “Тукай әкиятләре дөньясында” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе оештырылды. Бәйге мәктәпкәчә яшьтәге һәм урта яшьтәге мәктәп балалары арасында узды.

Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. 18 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә дә һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышлап "Тарих битләрен җил ача" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.

       «Балалар иҗаты үзәге»нен   Шаипова Раъно Исамовна җитәкчелегендәге «Жемчужинка " берләшмәсе укучылары 2023 елның апреленнән майга кадәр уза торган «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар. Балалар хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Балалар аларга гади һәм бик җылы һәм эчкерсез сүзләр яздылар, аларга бу җылы сүзләр хәзер бик кирәк.

Алан авыл китапханәсендә Бөтендөнья язгы мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында, «Син дөньяда ялгыз түгел” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек дәресе үтте.

Ул 1982 елда ЮНЕСКО каршындагы һәйкәлләрне һәм тарихи күркәм урыннарны саклау мәсьәләләре буенча халыкара совет ассамблеясе тарафыннан оештырыла. Иң мөһиме - тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Шуңа күрә бу көнне Мәдәни мирасны саклау һәм саклау белән бәйле төрле чаралар үткәрелә. Бу вакыйгага Казаклар авыл китапханәсендә Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышланган әңгәмә узды.

Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 2023 ел - Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан балалар белән   “Гаиләмнең кадерле ядкаръләре” дигән хәтер кичәсе үткәрделәр һәм ул гаилә ядкарьләренә багышланган иде. Безне, ерак бабаларыбыз белән тоташтыручы булып торган ядкарьләр – ул серле. сандыкларда сакланган сөлгеләр, чулпылар, калфаклар, күп гаиләләрдә өйнең иң кадерле урынында сакланган Коръән, шамаиль, савыт-саба һ.б. Болардан тыш, күп гаиләләрдә гаилә ядкаре булып фотолар тора. Әлеге әйберләр белән балалар бик кызыксындылар, сораулар биреп күп мәгълумат тупладылар.

Мәхмүт Хөсәенов (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) күренекле татар шагыйре һәм язучысы, Татар АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, 1923 елның 15 апрелендә хәзерге казах өлкәсенең Джанкой районы Орда авылында эшче гаиләсендә туган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International