Алан авыл китапханәсенең кечкенә китап укучылары өчен табышмаклар чишү буенча фольклор чара узды. Китапханәче балаларга табышмаклар, мәзәкләр һәм мәкальләр барлыкка килү тарихын сөйләде. Үзләренең белемнәре ярдәмендә балалар яраткан әкият геройлары турында табышмакларны бик җиңел генә чиштеләр. Чарада күңелле һәм шаян атмосфера хөкем сөрде. Катнашучылар үзләренең ни дәрәҗәдә белемле булуларын һәм татар халык иҗатына кызыксынуларын күрсәттеләр, балалар хәтта үзләренең табышмакларын да уйлап чыгардылар.
Алан авыл китапханәсендә ТР мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган “Китапстан” республика проекты кысаларында,җәйге укуларга багышланган ”Җәйге ялым китап белән” дип исемләнгән китап ярминкәсе узды. “Китапстан”- кече һәм урта яшьтәге балалар өчен оештырылучы китап марафоны. Әлеге укучылар һәрберсе җәй дәвамында үзләре теләгән китапны укып, аның буенча алга бара торган юл күрсәтүче карта алдылар. Китапханәче тарафыннан эш тәртибе аңлатылды һәм җәйге укулар өчен яңа китаплар тәкъдим ителде.Укучылар үзләренә ошаган итапларны өйләренә укырга алдылар.
21 июнь көнне Олы Мишә урта мәктәбенең «Ак каен» сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар Баландыш авылы паркында һәм авыл музеенда экскурсиядә булдылар. Музейда балалар өчен иң шаккатыргычы сугыш коралы экспонатлары булды.
20 июньдә Теләче районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы килде.
Шул уңайдан Иске Җөри урта мәктәбе базасында урнашкан " Ак каен" сәламәтләндерү лагерына йөрүче балалар белән ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенның максаты балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау, укучыларны төрле чаралар ярдәмендә урамда һәм юлларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, балаларның игътибарлылыгын, мөстәкыйль эзләнүен, иҗади сәләтләрен үстерү иде. Кичә матур биюләр һәм кызыклы мәгълүматлар белән үрелеп барды. Уенчылар кроссворд чишеп юл кагыйдәләре турында кирәкле мәгълүмат тупладылар. Кичә ахырында Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы, полиция лейтенанты Киямов Л.Т. балаларга юлда үзеңне тоту буенча киңәшләрен бирде. Бәйрәмдә катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм алар күтәренке кәеф белән таралыштылар.
20 июньдә Олы Мишә урта мәктәбе базасында «Ак каен» сәламәтләндерү лагеренда талантлар конкурсы узды. Яшь катнашучылар чыгыш ясау өчен бик җитди әзерләнделәр, һәр номер үзенчәлекле, әмма дулкынланмыйча да булмады. Барлык балалар да үз номерлары белән бик яхшы чыгыш ясадылар. Конкурс балаларда якты тәэсирләр, уңай эмоцияләр һәм энергия калдырды.
Олы Мишә урта мәктәбенең «Ак каен» лагерена балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау секторының баш белгече Ханафиева М.Ф. һәм «Родник» халыкка һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. килделәр. Алар балаларны җәйге каникуллары белән котладылар һәм җәмәгать урыннарында тәртип кагыйдәләрен аңлаттылар, юл аша чыгу һәм велосипед белән куркынычсыз идарә итү кагыйдәләрен кабатладылар, яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген искә төшерделәр. Моннан тыш, белгечләр мәктәп укучыларына билгесез урыннарда, бигрәк тә ата-аналардан башка су коенырга ярамаганлыгын төшендерделәр.
Казаклар авылы китапханәчесе“Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында “Чишмәләр иле син туган як” исеме астында экскурсия оештырды. Экскурсия вакытында балалар “Әҗекә" чишмәсенең тарихы белән таныштылар, төрле күңелле уеннар уйнадылар, китаплар укыдылар, табышмаклар чиштеләр, ял иттеләр. Бу экскурсия ярдәмендә балалар чишмәләрне саклау мөһимлеге турында тагын бер кат уйландылар. Мондый экскурсияләр оештыру туган як табигатенә һәм су чыганакларына сак караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә, ә табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген күзәтү балаларда күзәтергә, өйрәнүгә, фикер алышырга, сөйләргә теләк тудыра.
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Баландыш төп мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре кунакларны яңа китаплар белән таныштырдылар, яңа мәгълүмати ресурслар турында сөйләделәр. Алар китапханәнең заллары, китап фонды, вакытлы басмалар белән таныштылар. Китапханәдә укучылар өчен докладлар, проектлар, хәбәрләр, презентацияләр язу өчен кулланыла торган компьютерлар бар. Шулай ук биредә укучылар мәктәптә бирелгән өй эшләрен дә башкару, китаплар уку белән беррәттән, төрле кызыклы интеллектуаль уеннар да уйный алу мөмкинлеге турында белде.
Иске Җөри авылы китапханәчеләре Рузалия Гильмутдинова һәм Хабибуллина Нурия чишмәләрне барлау һәм чистарту максаты белән, балалар белән авылдагы «Изге чишмәгә» экскурсия оештырдылар. Бу сәяхәттә китапханәчеләр балаларны чишмәнең тарихы белән таныштырдылар, балалар белән чишмә тирәсеннән чүпләрне җыештырдылар һәм чишмәнең саф суыннан авыз иттеләр.