Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Бәйрәм чарасында район җитәкчелеге дә катнашып, үзенең теләкләрен җиткерде. Мәктәп елларының күңелле вакыйгалары егет, кызлар күңелендә яшьлекнең якты хәтирәсе булып сакланыр.
Наша страна во все времена славилась сильными духом людьми. Чувство патриотизма и любви к Родине неотъемлемая черта людей всех поколений, всех национальностей.
2023 елның 27 июнендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары С.В. Павлов бәяләрне, тарифларны билгеләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
19 июнь көнне МКУ «Мәгариф бүлеге» залында балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә интеграцияле өйрәтү буенча «Спорт борылышлары» республика смотр-конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча бүләкләү булды.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Шакирова Г.И - 1нче урынны, Биккинина Р. Р. – 3нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
19 июнь көнне “Кояшкай” ял лагерында “Хәтер һәм матәм көне”нә багышланган чаралар уздырылды. Укучылар белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына экскурсия оештырылды; “Сугыш балалар күзаллавында” темасына рәсемнәр ясалды, укучыларга сугыш темасына кинолар күрсәтелде, сугышка багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Көн ахырында балалар белән “Хәтер шәме” кабызылып, Бер минут тынлык уткәрелде.
16-17 июньдә Казанда өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендәге" Алга " Теләче командасы 2023 елгы сезонда 2010-2011 елгы егетләр арасында "Күн туп" яшь футболчыларның республика ярышларының финал этабында катнашты һәм 2 урынны алды. Беренче урында-Казан,өченчедә-Зәй.4 урын-Чистай, 5-Яшел Үзән, 6-Алабуга. Команданы һәм тренерны зур уңышлары белән котлыйбыз!
Алар яңа китаплар белән таныштылар, елның истәлекле даталарын искә төшерделәр. Кызыклы әкиятләр укыдылар һәм сорауларга җавап таптылар.
Дөньядагы һәркем китапларның иң яхшы дуслар икәнен белә. "Ак каен" балалар мәктәп яны лагереның бүгенге көне нәкъ менә шушы темага багышланган иде. Тәрбиячеләр балаларга китапларның безне рухландыруын, тормышны якты хисләр белән тутыруын аңлаттылар. Китапханәче белән бергә балалар әкиятләр иленә мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, "Җөмләне тәмамла!" уены уйнадылар, кроссвордлар чиштеләр. Балалар бүгенге көннән бик канәгать калдылар.
«Ак каен» лагеренда мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена танып белү экскурсиясе үткәрелде. Җитәкчеләр балаларга туган як тарихы, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Әфганстандагы сугыш турында сөйләделәр. Балалар экспонатларны рәхәтләнеп карадылар. Музейда безнең әби -бабайлар кулланган эш кораллары тупланган. Иске көнкүреш электроникасы җыелган: стереомагнитофоннар, телевизорлар, радио. Музейда экскурсиядә булу балаларда истәлекле хатирәләр калдырды.
Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Чтение против наркотиков» дигән сәламәтлек дәресе үтте. Чара барышында яшь укучылар кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлар белән таныштылар. Балалар спорт турында табышмакларны чиште, “Это мне по плечу», «Походка спортсмена» ярышларында көч сынашты. Ахырда катнашучыларга бүген, иртәгә һәм һәрвакыт сәламәт булырга ярдәм итүче белешмәлекләр бирелде. Шулай ук әлеге чарага китапханәдә наркоманиянең зарары турында «Жизнь прекрасна - не рискуй напрасно!» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.