16 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Без - патриотлар, без Россия балалары!» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны Россия көненә багышланган патриотик рәсемнәр ясарга чакырды.
Ел саен үткәрелә торган традициягә әверелгән «Китапстан» җәйге Китап марафоны быел яңа масштабларга ия булды. Хәзер проект Татарстанның барлык китапханәләрен берләштерә.
Балалар тирән хөрмәт хисе белән яраткан укытучылары турында сөйләделәр, мәктәп тормышыннан истәлекләр һәм күңелле хикәяләр белән уртаклаштылар, шигырьләр укыдылар. Уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Катнашучыларга аеруча шпаргалкалар турында «Халыкара студентлар зирәклеге» шаярту уены бик ошады, аның барышында балалар үзләренең конфетларын шпаргалкалар итеп яшерделәр, соңыннан алар үзләрен яшь шагыйрьләр конкурсында сынадылар.
Олы Мишә урта мәктәбе лагеренда балалар туган ягыбызның табигате белән танышалар, табигатьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен экологик проблемаларны чишү юлларын өйрәнүне дәвам итәләр. Бу чаралар аша балаларны табигатьне яратырга, үсемлек һәм хайваннарга карата игътибарлы булырга өйрәтәбез.
15 июньдә Биектау шәһәрендә 2010-2011 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының соңгы матчы узды.
Бу яңа тәҗрибәләр, танышулар һәм яңа ачышлар чоры. Шуларны истә тотып, Шармыш авылы китапханәсендә "Книжки на прогулке" дигән исем астындагы чарада һәркем китап иленә кызыклы сәяхәт итә алды. Җәйге уку программасы кысаларында китапханәгә килүчеләр «Летом с книгой я дружу» әдәби уенында катнаштылар. Биредә викторинада катнашырга, яраткан әсәр буенча рәсем ясау һәм әдәби кроссвордлар чишү тәкъдим ителде.
Быел күрсәтелгән хезмәтләр өчен медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 146 млн. сумнан артык тәшкил итте. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелде.
Кем генә булмасын: төрле батырлыклар күрсәткән каһарманнар, танылган галимнәр, ил башлыклары да үзләренең ирешкән уңышлары белән, беренче чиратта, үз укытучыларына бурычлы. 2023 ел - Россиядә Укытучы һәм остаз елы. Укытучы һәм остаз елының бурычы — бу һөнәргә игътибар юнәлтү, укытучыларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә яшьләрнең педагогикага кызыксынуын арттыру да бит әле. Шул уңайдан 15 нче июнь көнне китапханәдә ветеран укытучы Талип абый Аскаров белән «Укытучы һөнәре - мәңгелек хезмәт» дигән исем белән очрашу уздырылды.
Казаклар авыл китапханәсе укучылар өчен сәламәтлек сәгате уздырды. Мәктәп укучылары китапханәче белән бергә сәламәтлек иленә юл тоттылар. Чара барышында китапханәче балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү, ныклап тырышу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Сүз уеннары, сорау һәм җаваплар минуты үткәрелде, сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чишелде.
Узган атнада районда һәм авылларда халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән игенче хезмәте белән тыгыз бәйләнгән, сабан эшләре төгәлләнгәч зур тантана итеп үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабантуйлары гөрләп узды. Әлеге бәйрәмдә китапханәчеләр дә актив катнашты.