20 нче апрель көнне “Батыр” спорт комплексы базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч-2023” республика ярышларының район туры узды. Конкурс берничә этаптан торды: “Юл йөрү кагыйдәләрен белү”, “Медицина ярдәме”, “Велосипедны фигуралы йөртү”, “ Тормыш иминлеге нигезләре”, “Иҗади конкурс”. Барлык этапларда уңышлы чыгыш ясап Баландыш төп мәктәбенең «Светофор» ЮИД командасы 2 урынны яулады. (Җитәкче: Сафина А.Э)
Балык Бистәсе районында көрәш буенча 2008 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 9 тапкыр Сабантуй батыры, Татарстан Республикасының спорт мастеры Вәлиев Рәис Мәхмүт улы истәлегенә районара турнир узды.
Баландыш авыл китапханәсендә "Утлы еллар хатирәсе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында китаплар, альбомнар тәкъдим ителде. Шулай ук яшьләр белән күргәзмәгә күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.
Кошлар- жир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр.
Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә "Кошлар безнең дуслар" дип аталган чара уздырылды. Әлеге чара күңелле уеннар, бәйгеләр, эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды. Кошлар турындагы табышмакларга балалар бик теләп һәм дөрес жавап бирделәр. Балалар канатлы дусларыбызны ничек итеп сакларга кирәк икәнен дә аңлаттылар. Алар өчен җимлекләр ясап элергә һәм онытмыйча җим салып торырга.
Теләче балалар китапханәсендә «Пасха өстәлен бизәү» дигән темага мастер-класс үткәрелде. Әлеге чарага презентация, декор ясау өчен материаллар әзерләнде. Башта Пасха бәйрәме турында кереш сүз әйтелде. Пасха ничек бәйрәм ителә, нинди традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар, төп символы булып нәрсә тора, шуларны эченә алган һәм бәйрәмнең кыскача тарихы белән таныштырган презентация күрсәтелде. Аннары укучыларга бәйрәм өстәлен бизәү буенча төрле вариантлар тәкъдим ителде. Үз куллары белән эшләгән кәрзиннәрне балалар пасха өстәлен бизәү өчен өйләренә алып кайтып киттеләр.
Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Иске Жөри мәктәбе базасында үткәрелгән «World Skills» ярышында катнаштылар. Әлеге ярышның максаты-иртә һөнәри юнәлеш бирү моделен һәм укучыларны һөнәри әзерлек нигезләрен булдыру, мәктәп укучылары өчен заманча һәм киләчәк һөнәри компетенцияләрне үзләштерү һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен яңа мөмкинлекләр булдыру.
Биредә мәш килеп эшләгән апаларын күреп, балаларыбыз хәйран калып аларга карап тордылар. Һәм үзләре дә юлларында яткан ботакларны алып күчкә алып барып салдылар, хәтта тырмалап та карадылар. Әйе шул, кайсы гына юнәлештә дә тәрбияне үз үрнәгеңдә күрсәтү мәслихәт. Тирә-юньне чистарткан бакча хезмәткәрләре дә әлеге эшләре белән балаларда чисталыкка мәхәббәт уятып кына калмыйча, киләчәктә үзләренең дә шулай итеп эшләп, игелекле булып үсүләрен телиләр.
“Теләче” спорт мәктәбе 2012-2013 нче,2010-2011 нче елгы егет-кызлар арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, районыбызда кул көрәшенә нигез салучы, спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат Әхмәт улы призына район беренчелеге уздырды.
Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә укучылар катнашында “Йолдызларга юл” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Укучылар космоска дүртаяклы дусларыбызның сәяхәт кылуын, беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы, аның галәмгә тәүге очуы, Титов, Попович, Терешкова кебек космонавтлар белән таныштылар, презентация карадылар. Космонавт булу өчен ныклы сәламәтлек, чыдамлык, куркыныч ситуацияләрдә югалып калмый торган акыл кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук "Йолдызларга юл" күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Бу бәйрәм датасы совет космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә Восток-1 космик корабында беренче космик очышын искә алу уңаеннан билгеләнелә.