Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул" дигән темага танып белү сәгате үткәрелде. Чара башында китапханәчеләр балаларга космосны үзләштерү тарихы, кызыклы фактлар һәм вакыйгалар турында сөйләделәр.
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 «г» сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре кунакларны яңа китаплар белән таныштырдылар, яңа мәгълүмати ресурслар турында сөйләделәр.
Олы Мишә мәктәбе укучылары 12 апрель көнне Теләче районы мәдәният йортында ”Татар теле – сәхнә теле” дип аталган кызыклы һәм үзенчәлекле спектакль-дәрес карадылар. Телебезне төрле алынмалардан, сленглардан арындырырга ярдәм итүче әлеге сәхнә әсәре балаларга бик ошады.
Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.
Шул уңайдан Шармыш авылы китапханәсендә “Литературный мир Александра Николаевича Островского” күргәзмәсе эшли башлады. Китапханәгә килүчеләр язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның тормышыннан кызыклы фактлар белделәр. Күргәзмәдә драматургның тормышы һәм иҗаты, замандашларының истәлекләре һәм, әлбәттә, әдәби китаплар тәкъдим ителә. Талантлы драматургның иҗаты Россия милли театры үсешендә иң мөһим этап булып санала.
Космонавтика һәм авиация көне уңаеннан, Алан авыл китапханәсенең яшүсмер китап укучылары өчен, Пушкин картасы кысаларында, уен-сәяхәт үткәрелде.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган «Чиксез галәм серләре» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясын белделәр, космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар. Яшь сәяхәтчеләр игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга кешеләрнең билгесез космик киңлекләрне белергә теләүләрен Һәм йолдызларга кунакка килергә омтылышы күптән барлыкка килгәнлеге турында сөйләделәр. Хәтта борынгы кешеләр дә, кояш ягына хәрәкәт итүче кошларның очышына карап, вакыйгаларны күзәткәннәр һәм алар артыннан барырга хыялланганнар. Балалар аларны кызыксынып тыңладылар һәм кызыксындырган сораулар бирделәр.
12 апрель – кешелек яңа, космик чорга кергән көн, безнең бөек илебез горурланыр өчен сәбәп. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбиячеләр белән берлектә космик бәйрәмгә карата “Галәмгә юл” дигән танып-белү сәгате үткәрде. Аның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космос белән таныштыру, балаларның космос планеталары турында күзаллауларын киңәйтү һәм безнең илнең беренче космонавты Юрий Гагарин белән таныштыру иде.
Алан авыл җирлеге бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм авыл халкы бердәм язгы өмәдә катнаштылар.
Урта мәктәп территориясендә укучылар һәм укытучылар катнашты.