ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2023 ел
җомга

Агымдагы елнын 20 апрель конне Телэче юл тозэту участогында  булган   трактор, узйорешле  хэм тагылма техникаларга еллык техник карау уздырылды. Чарага 11 берэмлек техника куелган иде.

Безнең бөтен коллективыбыз Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы территориясен һәм аның тирәсендәге территорияне җыештыру өмәсендә катнашты.

Язгы ямьле көн, яхшы кәефкә ярдәм итте, барысы да дус һәм күңелле эшләде. Балалар бакчасы территориясен чүп-чардан һәм коры яфраклардан тиз арада чистартып куйдык, чәчәк түтәлләре һәм газоннар тәртипкә китерелде.

Эш нәтиҗәләрен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, балалар бакчасының чиста, тәртипле территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле райондашлар – мөселман кардәшләр!

Сезне чын күңелемнән Ураза гаете белән тәбрик итәм!


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Чүпләр, көздән калган агач яфраклары җыелып, чүп урналарына озатылды.


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче педагоглар “Экояз” акциясе кысаларында төрле эко –чаралар үткәрүне күз уңында тоткан үз проектын булдырды.Әйтик бүген,зурлар төркеме балалары белән районыбызның үзәк ял паркында “Эко – экология” флешмобы аша Теләче халкын туган ягыбыз табигатен сакларга, яратырга өндәде.

15 нче апрель көнне Балтач муниципаль  районында “МДСУ-1” ҖЧҖ  призына, Бөтенроссия бадминтончы көненә багышланган, бадминтон буенча ачык шәхси команда ярышлары узды.Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбе командасыннан Альбина Сафина, Чулпан Мөбарәкшина, Равил  Фасхиев беренче, Алмаз Җаббаров белән Раил Тимербаев икенче урыннарны яуладылар. Котлыйбыз аларны. (Тренер Алмаз Җаббаров)

Педагог һәм остаз елы кысаларында 2023 елның 17-22 апрелендә МББУ-Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «психология атналыгы» үткәрелә, аның төп максаты-укучыларның психологик иминлеген һәм психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен шартлар тудыру.Бүген, 18 апрельдә, мәктәпнең барлык сыйныфларында «Хисләр белән ничек дуслашырга»дигән класс сәгате узды

Һәр халыкның үз йолалары һәм гореф-гадәтләре. Аларның күбесе гадәти түгел һәм кызыклы. Татар халкы үзенең ата-бабаларының күп гасырлык традицияләрен саклап калган, алар мәдәни үсешнең югары дәрәҗәсенә ирешкән. Нәкъ

Йола буенча,  христиан динен тотучылар әлеге бәйрәм төнен йокысыз уздыралар. Алар бер-берсен бәйрәм белән тәбриклиләр, Пасха көнендә иртә таңнан балалар йорттан-йортка йөреп авылдашларын бәйрәм белән котлый. Сабыйлар Христосның прообразы буларак кабул ителә. Аларны һәр өйдә ачык йөз белән каршы алалар, буялган йомыркалар, тәм-томнар белән сыйлыйлар.

15 апрель көнне Сауш авылы китапханәсендә шагыйрь Мәхмүт Хөсәенгә 100 ел тулу уңаеннан “Мәхмүт Хөсәен - җырчы шагыйрь” исеме белән китап күргәзмәсе куелды. М. Хөсәен мәктәп елларыннан ук шигырьләр  яза башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында аның каләме астында патриотик шигырьләр чыга, алар фронт газеталарында басыла. Шагыйрьнең шигырьләренә татар, башкорт һәм казакъ профессиональ һәм үзешчән композиторлары илледән артык җыр язган һәм популяр җырчылар башкаруында ишетергә мөмкин. Бу көнне китапханәгә килгән китап укучылар язучының иҗаты белән якыннан таныша алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International