ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

«Компас в мире профессий» дигән исем астында 4 апрельдә Үзәк авыл китапханәсендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен күргәзмә оешты. Һөнәр сайлау - кешенең киләчәк тормыш юлын билгеләүче җаваплы моментларның берсе булып тора. Җәмгыятьтә үз урыныңны, эшеңне табу, аны яратып җиренә җиткереп башкару, эшеңнән тәм табып яшәү – зур бәхет. Һөнәрләрнең төрлелеге, әһәмияте турында аңлату максатыннан оешкан күргәзмәгә күзәтү яшүсмерләргә һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Шәтке  авыл китапханәсендә бөек рус драматургы А. Н.Островскийның тууына 200 ел тулуга багышланган «Рыцарь русского театра» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Аның иҗаты рус милли театры үсешенең мөһим этабы була. А.Н. Островский драматург театр мәктәбен һәм театр постановкасының бербөтен концепциясен булдыра. Островский театрының асылы экстремаль ситуацияләрнең булмавында һәм актерлар эчтәлегенә каршы торуда. Александр Николаевич пьесаларында гадәти кешеләр белән гадәти хәлләр сурәтләнә, аның драмалары көнкүрешкә һәм кеше психологиясенә багышлана.

Китапханәче Казаклар авылы урамнары һәм эш урыннары буйлап үтте. Китапханәгә язылмаган авыл халкын китапханәгә чакырды, шулай ук китапханәдә булган әдәбиятны рекламалап, китапханәгә кайткан яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштырды. Китапханәгә күптән йөрмәгән кешеләрне китапханәдә булган әдәбият кызыксындырыр һәм алар китап укучы булып язылырлар.

Экологик  икеайлык кысаларында бүген Теләче 3нче номерлы  балалар бакчасы коллективы  өмәгә чыкты . Аның барышында балалар бакчасы педагоглары йөрү участокларын җыештырдылар.

Квалификация күтәрү курслары кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында, районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Балалар бакчасы педагогларының эмоциональ януын профилактикалау"  дигән темасына район күләм семинар булып узды. Семинар барышында педагогларга трениниг-практикум, диагностикалар уздырылды. Семинарны Теләче 2нче балалар бакчасы педагог-психологы Зиннатова Г.Р. һәм Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Баева А.Г. алып бардылар.

10-11 апрельдә Лениногорск шәһәрендә районыбызның теннисчылар командасы (Заббарова Фәридә, Кадыйрова Камилә, Зәйниев Риназ, Якупов Ильдан) Рамил Рәсип улы Гафиятов җитәкчелегендә физкультура – спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия ачык Спартакиадасының региональ этабы финалында катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең теннисчылар 2 нче урынны алдылар. Котлыйбыз!

Шул уңайдан Максабаш авылы  китапханәчесе балаларга әңгәмә үткәрде. Ул беренче космонавт Юрий  Гагарин, галәм планеталары белән таныштырды,  космик кораб, космонавтларның очарга эзерлек эшләре,  очу вакытында ашаган ризыклары һәм бапшка кызыклы фактлар турында  сөйләде. Чара безнең илдә космонавтика үсеше турындагы  презентация белән үрелеп барды. Укучылар  космос турында күп кенә яңа һәм кызыклы ачышларны белде.

Менә инде бик күп еллардан бирле табигый байлык - дару үләннәре медицинада киң кулланыла. Табигатьнең матурлыгы һәм төрлелеге чиксез, аны аңлар һәм саклар өчен иң элек аны өйрәнергә кирәк.

Шулай гына безнең төбәкнең бай мәдәниятен һәм татар  халкының милли үзенчәлеген саклап калырга мөмкин. 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.  Шул уңайдан  11 нче апрель көнне Баландыш авыл     китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасынада «Китап битләрендә халык мәдәнияте» дигән әдәби сәгать үткәрде.   Балалар китап аша традицияләр, фольклор,  сәнгать  дөньясы, халык йолалары белән таныштылар.

Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы.  Бу көнне СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. 11 апрель  көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Галәм киңлекләренә сәяхәт» дип исемләнгән йолдызлы сәгать үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International