Сауш авылы китапханәсендә балалар өчен “Җомак әйтәм – җавап тап” исемле табышмаклар кичәсе үтте. Әлеге чарада балалар, табышмакларга җавап эзләп, үзләренең зирәклекләрен, мәкальләрнең дәвамын әйтеп, белемнәрен, татар сүзләренең мәгънәләрен аңлата белүләрен күрсәттеләр. Балаларга табигать күренешләре, ел фасылларына, үсемлекләр куаклар, агачлар, бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары, яшелчә, җиләк-җимеш турында бирем бирелде.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Күңелле стартлар» ярышлары узды. Балаларга төрле конкурсларда һәм эстафеталарда катнашу, тапкырлык, җитезлек һәм чыдамлык күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Чара чын бәйрәмгә әверелде.
Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. белән берлектә, Теләче авылы үзәгендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча " Игътибар, балалар!" дигән акциядә катнаштылар.
Бүген «Ак каен ”лагереның икенче көне. Бу көн “ Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дигән тема астында үтте. Балалар спортзалда теннис, бадминтон уйнадылар. Шашка, шахмат - өстәл уеннары уйнау да балаларның логик фикерләвен, хәтерен , җиңүгә омтылышларын арттырды.
Әлеге марафонда катнашучыларның һәрберсе җәй дәвамында үзләре теләгән китапны укып, аның буенча алга бара торган юл күрсәтүче карта алды. Ә маршрут-трекер укучылар алгарышын визуальләштерергә һәм укыганнарын анализларга ярдәм итә.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы белән берлектә балалар Сабантуе уздырды. Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төрле милли уеннарда көч сынаштылар. Бер бала да бүләксез калмады. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!
Шул уңайдан Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында йөрүче балалар белән “Балачак хыялы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Чара барышында балалар белән төрле спорт уеннары, рәсем буенча әкият сөйләү, асфальтта рәсем ясау буенча конкурс уздырдылар. Бәйрәм азагында һәр балага бүләкләр тапшырылды.
Бу дата Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда булдырылган.
Хәзерге заманда начар гадәтләр проблемасы иң актуаль, алар белән көрәшү - дәүләт өчен генә түгел, гомумән, һәр аерым гражданның бурычы. Начар гадәтләр - ул, беренче чиратта, аларның яшь кеше организмына зыяны турында мәгълүмат бирү. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә «Тәмәке тарту - модада түгел» исемле күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде.
Бу истәлекле көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 31 май көнне, Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм балалары Иске Җөри авылы китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәчеләр балаларга китапханәдән файдалану кагыйдәләрен, аның заллары, китап фонды белән таныштырдылар. Китапханәнең уку залында балалар кызыклы китаплар һәм энциклопедияләр укып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табып булуын белделәр. Бигрәк тә балаларга “Интерактив глобус”, “Электрон китап” ошады. Экскурсия укучыларда бик күп якты хисләр калдырды һәм алар җәйге каникулда китапханәгә әти-әниләре белән кабат килүләре хакында белдерде.
Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәр кемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бигрәк тә аны балалар бик көтеп алалар. «Ак каен» балалар бакчасында да бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да, 31 май көнне гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен тәрбиячеләр белән берлектә матур бәйрәм үткәрелде. Тәрбиячеләр һәм китапханәчеләр, мәйдан уртасында төрледән-төрле матур уеннар оештырдылар: аркан тару, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү һ.б. Барлык балалар да Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкемсөрде. Сабан туе шулай шаулап-гөрләп үтте.