Шул уңайдан 29 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашыбыз Валиев Илнур абый белән "Чернобыль эзләре” дип исемләнгән очрашу сәгате үткәрелде. Ул балаларга атом, аның килеп чыгу тарихы, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре турында сөйләп китте. Бу фаҗигаләрне бетерүдә катнашкан кешеләрнең хезмәте – чыннан да зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсеннәр иде.
Наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендәге хәлләрне яхшырту, наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Казаклар авылы китапханәсендә 29 апрель көнне мәктәп укучылары өчен «Яман гадәтләрне үз итмә» исеме астында әңгәмә үтте. Шулай ук “Битарафлык кайда, ялгышлык шунда“ исемле күргәзмә тәкъдим ителде. Әңгәмәнең максаты: наркотикның кеше организмы өчен зарарлы булуын исбатлау; наркотик кулланган очракта килеп чыккан бәхетсезлек очраклары.
Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән "Куркынычызлык кагыйдәләрен үтәү" дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрделәр. Мондый чаралар балаларның игътибарын хезмәтне саклау, кеше тормышын һәм сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә җәлеп итү өчен үткәрелә. Китапханәчеләр куркынычсызлык кагыйдәләре, мәктәптә, җәмәгать учреждениеләрендә килеп чыгарга мөмкин булган гадәттән тыш хәлләр турында сөйләделәр. Чарага буклетлар әзерләнде, анда хезмәтне саклау буенча төп һәм норматив хокукый актлар тәкъдим ителде.
Сауш авылы китапханәсендә өлкән буын китап укучылары белән «Компьютер белән белем арттырабыз» темасына мәгълумәт сәгате үткәрелде.
Бөтен дөньяда эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмый калуга ярдәм итү максатыннан, Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Куркынычсыз хезмәт - һәр кешенең хокукы” дигән тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмә хезмәт куркынычсызлыгы проблемаларына, аның шартларын яхшыртуга, хезмәт эшчәнлегенең гомуми культурасын күтәрүгә игътибар итәргә чакыра, куркынычсызлык техникасын үтәү, кеше үзенең һәм янәшәдәгеләрнең сәламәтлеге өчен дә булган җаваплыгы турында искәртә.
04 май көнне Теләче муниципаль районы делегациясе Казан шәhәренен Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәуләт опера hәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Бу чарада Татарстан Республикасын Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты. Бәйрәмгә республиканың барлык районнарыннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре чакырылган иде.
Шадке балалар бакчасының дустанә педагогик коллективы балалар бакчасы территориясен һәм күрше территорияне чистарту өчен экологик субботникта катнаштылар. Балалар бакчасы территориясе чүп-чардан арындырылды, коры яфраклар, чәчәк түшәкләре һәм газоннар тәртипкә китерелде.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Икенче ел рәттән Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы балалар белән «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту. Һәр агач-тыныч буыннарның Хәтер һәм рәхмәт символы. Мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары белән берлектә тәрбиячеләр нарат агачларын утырттылар.
2023 елның 29 апрелендә балаларны сәламәтләндерү белем бирү (профильле)узәгендэ тәрбияләнуче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова җитәкчелегендә армия кул сугышы буенча Яр Чаллы шәһәренең ачык шәхси беренчелегендә катнаштылар.