ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2023 ел
җомга

Олы Мишә  гомумбелем  бирү  мәктәбе  укучылары “Татмедиа” акционерлык  җәмгыятенең  “Теләчеинформ” филиалы  оештырган  якташыбыз, ветеран - журналист   Галәветдин  Зыятдинов  истәлегенә  багышланган “Яшь  журналист”  иҗат   бәйгесендә  актив катнашып,  призлы  урыннар алдылар. Бу  бәйге  яшүсмерләрдә  өстәмә  белем  һәм  гамәли  журналистик  күнекмәләр   алу омтылышын  стимуллаштыру, яшьләрнең  гражданлык  җаваплылыгын  тәрбияләү  максатыннан  оештырылган  иде.

Абде авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган чаралар үткәрә. Китапханәдә 2023 ел -  Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан даими эшләүче китап күргәзмәсе эшли. 2 май көнне  «Светлый мир народной культуры» дигән исем астында танып белү сәгате узды.

Китаплар укыганда, кеше һәрвакыт өйрәнә, яңалыкны белә һәм нәтиҗәдә тирә-юньдәгеләргә кызыклы була. Китаплар арасында иң гаҗәпләре - әкиятләр. Әлбәттә, һәр баланың беренче китаплары - әкиятләр. Балачакта ишеткән беренче әкиятләр балаларны яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтә. Шуңа күрә әкиятнең төп максаты - игелек тәрбияләү.  

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Теләче 2нче балалар бакчасында “Макулатура җый-агачны саклап кал!" экологоик акциясе оештырылды. Акциянең төп максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү иде.

Бу сүзтезмәдән дә куркынычракны күз алдына китерү авыр. Сугыш меңләгән малайлар һәм кызлар язмышын кызганмады. Бүгенге балалар алардан үз Ватанына тугрылык һәм мәхәббәт, кыюлык, батырлык һәм ныклыкны өйрәнәләр.

МБГБУ - ТР Теләче районы Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе беренчел профсоюз оешмасы Гомумроссия мәгариф Профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы уздырган Беренче Май акциясе кысаларында 2023 елның 25-29 апрелендә мәктәп хезмәткәрләре өчен  «Профсоюз укулары " үткәрде.  Акциянең максаты безнең мәктәптә профсоюз хәрәкәтен популярлаштыру иде. Бу укулар вакытында профсоюз әгъзалары үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.

Лаеш районы Усад авылында 2008-2010 елгы егетләр арасында Лаеш районы башлыгы Кубогына көрәш ярышлары узды. Ярышларда Әтнә, Питрәч, Марий-Эл, Теләче, Лаеш районнары, Казан шәһәреннән яшь көрәшчеләр катнашты.

Яз һәм Хезмәт көне алдыннан, Шармыш авыл китапханәсендә "Вакыт елгасы буйлап сәяхәт" дип исемләнгән тарих сәгате үтте. Китапханәче яшь укучыларга 1 май бәйрәменең тарихы, Халыкара эшчеләр бердәмлеге көненең Яз һәм хезмәт көненә әверелүе турында сөйләде. Сөйләшүдән соң катнашучылар кызыклы уеннарда, конкурсларда, табышмаклар әйтешүдә катнаштылар һәм яз турында  мәкальләрьне,  шигырьләрне искә алдылар.

Олы  Мишә  урта гомумбелем  бирү  мәктәбендә  Җиңү  көне  алдыннан  “Солдатка  хат”  акциясе  узды. Һәр  сыйныф  укучысы мобилизацияләнгән солдатларга хатлар  яздылар. Хатларында солдатларга чиксез  рәхмәтләрен белдерделәр.

Айдар авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылдашларыбыз «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар һәм миләш, чия, крыжовник үсентеләре  утырттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International