Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында «Җиңү Көне» тематик атнасы кысаларында чаралар уза. Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый – патриотик сыйфатлар һәм үз Ватаны өчен горурлык хисләре тәрбияләү.
Балалар бакчасы коридорында балалар рәсемнәре , балалар һәм ата-аналарның уртак эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган.
2 май елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә Ачы авыл китапханәсендә «Написано войной, увековечено литературой» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Россиядә педагог һәм остаз елына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Мин-журналист-2023" II Республика күләм яшь журналистлар бәйгесендә катнаштылар.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегендә Россия Социаль фонды идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә фондның территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы узды.
«Үлемсез полк» акциясе 9 май бәйрәменә күркәм төс өстәүче традицияләрнең берсенә әверелде. Бүген Олы Мишә урта мәктәбе укучылары сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган авылдашларының фотосурәтләре белән урамга чыкты. Бу көнне Җиңү байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флаглары күтәрелде. «Җиңү көне. Үлемсез полк» темасына үткәрелгән дәрестә укучылар «Үлемсез полк» хәрәкәтенең барлыкка килү тарихы һәм аның Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлеген саклаудагы роле турында фикер алыштылар.
3 нче май көнне, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Алан авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның күчтәнәч тутырылган пакетлары тапшырылды.
3 май көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында “Халкыбыз батырлыгы мәңгелек” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Бу чарада балалар халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы турында тыңлап, Ватаныбыз өчен горурлык хисләре кичерделәр.
Алар безгә Җиңүнең нинди кыйммәт бәрабәренә яулануын аңларга, тормышыбызны, кешелеклелекне һәм гаделлекне бәяләргә өйрәтәләр. Бөек Җиңү көненә багышлап, Теләче җирлекара китапханәсендә “Сугыш турында китаплар сөйли” (В книжной памяти мгновения войны) дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.
29 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә “Урман утырту көне” акциясе кысаларында агач утырту оештырылды. Әлеге акциядә Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Барлык катнашучылар да уртак хезмәттән уңай тәэсирләр алдылар.
Анда күпме җиләк һәм гөмбә бар! Ә чәчәкләрнең ниндие генә юк. Алар барысын да сокланырга, матурлыкка сөенергә, чиста саф урман һавасын суларга чакыралар.