ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Сыйфатлы, зәвыклы, эчтәлекле, тирән мәгънәле китаплар – олы мирасыбызның кабатланмас байлыгы. Бу байлыкны сакларга, өйрәнергә һәм куллана белергә кирәк. 4 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Халкыбыз мирасы – китапларда” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә, сәүдә үзәкләрендәге китап укучыларга халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын чагылдырган әдәбият һәм халык авыз иҗаты әсәрләре тәкъдим иттеләр.

Алар балалар бакчасының ишегеалдын ,тирә-якны  көзге яфраклардан,  чүп-чардан арындырдылар, карларлар тараттылар.

1 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Вот такие мы друзья: библиотека, книга, я» дип исемләнгән мәгълүмат көне булып узды. Алыштыргысыз дус буларак китап турында күбрәк белер өчен, китапханәче балаларны видео-презентация ярдәмендә бәйрәмнең тарихы белән таныштырды һәм күренекле балалар язучылары турында сөйләде. Балалар «Бу нинди әкияттән?» викторина сорауларына җавап бирделәр, китап турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чарага «Исәнме, китап!» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Очрашу башында китапханәче яшь укучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Халыкара кошлар көне ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Аның максаты - кошлар дөньясы проблемаларына игътибар җәлеп итү, балаларга кошларның төрләрен  һәм санын саклауның әһәмиятен искә төшерү. Балалар төрле континентларда яшәүче кошларның исемнәрен искә төшерделәр. Кошлар турында китапханәдә булган  әдәбият белән таныштылар, ә аннары кошлар рәсемнәре сурәтләнгән китап кыстыргычларын ясадылар.

Барлык эшләрен  читкә куеп, Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 1 апрель көнне  урамга чыгып, тирә-як территорияне тәртипкә китерделәр. Саф һавада эшләү һәркемгә шатлык һәм рәхәтлек китерде. Өмә күңелле һәм уңышлы үтте.

Халыкара балалар китабы көне ел саен 2 апрельдә билгеләп үтелә. Балалар китабы көне - барлык укучы балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, яраткан китаплар белән очрашулар һәм шатлык бәйрәме. Язгы каникул көннәрендә Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Исәнме, китап” дигән темага китапларга күзәтү үткәрделәр. Алар яшь укучыларга әкиятләр, көлкеле хикәяләр, балалар өчен шигырьләр, заманча балалар әдәбияты яңалыклары белән танышырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук балаларны бәйрәмнең тарихы һәм язучылар белән таныштырдылар.

2 апрель көнне  Сауш авыл китапханәсендә  «Син кадерле, син якын - минем сөйгән китабым» темасына  тематик  кичә үткәрелде. Китапханәче балаларга Халыкара балалар китабы көне ел саен бер үк көнне — 2 апрельдә билгеләп үтелүе, бу дата очраклы түгел - ул тарихта иң танылган әкиятчеләрнең берсе — Ганс Христиан Андерсенның туган көне белән туры килүе турында сөйләде. Балалар китапханәче биргән китапларны зур кызыксыну белән карадылар, төрле конкурсларда катнаштылар, табышмакларны чиштеләр, яраткан әкиятләре  турында сөйләделәр.

Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан   Сауш  авыл китапханәчесе  китап укучылар өчен “Кошлар – безнең  дуслар” –   темасына  китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәгә килгән укучы балалар кошлар турында презентация карап, кошлар дөньясы белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр, ребус-красвордлар чиштеләр.

       

Шуңа күрә, кар эри башлагач һәм беренче инешләр барлыкка килгәч,  «Карга боткасы» бәйрәме оештырылган. Безнең көннәрдә дә бу традиция дәвам итә. 2 апрель көнне Олы Нырсы авылында «Карга боткасы» бәйрәме узды. Биредә ритуаль сүзләр, чакырулар, җырлар, уеннар, биюләр башкарылды, казанда карга боткасы пеште. Бәйрәм төрле татар халык уеннары: «Түбәт, Йөзек салыш, Мәче, тычкан, Очты, очты» белән үрелеп барды.

Икенче апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул, балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп балалар китабы авторы, әкиятче Г. Х. Андерсен исеме белән бәйле. Бу бәйрәмне 1967 нче елдан алып, Г. Х. Андерсен туган көнендә бөтен дөнья бәйрәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International