ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Шул уңайдан, Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә балалар өчен “Балалар китабы –сихри бер дөнья” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче әлеге дәрестә  язучы Х.К.Андерсенның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирде, балалар өчен басылган яңа китаплар белән таныштырды. Катнашучылар китапханәче белән бергә яңа китаплардан шигырьләр, әкиятләр укыдылар.

Һәм шушы көннәрдә аларның берсе, Шингарев Рәхимҗан, кыска вакытлы ялга кайтты. Шул уңайдан 1 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре Рәхимҗанны чакырып “Бердәм көч белән без көчле” дигән исем астында батырлык сәгате үткәрделәр. “Безне мөһим булган бар нәрсә белән Россия Кораллы көчләре тәэмин итә, әлбәттә. Әмма туган җирдән килгән ризык та, кием-салым да, башка кирәк-ярак та безгә бик кадерле, бик якын”, – ди ул. Ә без аларга һәрберсенә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, көтеп калабыз. Илебез күге аяз, тормышыбыз тыныч, имин булсын!


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 09 апрелендә Казан шәһәрендә 6-7, 8-9, 10-11 яшьлек балалар арасында кул сугышы буенча «Яшь кул көрәшчесе » республика фестивале узды. Әлеге ярышларда «Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле)  үзәгенең»  өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова командасы катнашты.

7 апрель көнне Халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге елы уңаеннан йөзү ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 60 яшь йөзүче катнашты.

9 апрель көнне Казанда "Созвездие-Йолдызлык 2023" эстрада сәнгате республика яшьләр фестиваленең " Финал туры булып узды. Анда Балалар иҗат үзәгенең "Сюрприз" бию коллективының “Фантазия” һәм “Василек” төркеме (җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы) катнашты. “Фантазия” төркеме Фестивальнең икенче турына узды.

Иске Җөри  авыл  модель китапханәсендә "Кошлар – безнең дуслар" дип исемләнгән Кошлар көненә багышланган экологик  уен-викторина узды. Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Кичә барышында китапханәчеләр укучыларга кошлар турында сөйләде, алар тормышыннан кызыклы фактларны әйтеп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында шигырьләр укыдылар.

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. 2 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар ​өчен “Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлына” ​ дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.

Туган якны өйрәнү тематикасына кызыксыну һәрвакыт булачак. Кеше икмәк белән генә яшәми бит. Ул шулай ук вакыйгалар һәм традицияләр, мирас һәм ата-бабалар истәлеге белән өзелмәс бәйләнештә яши. Туган якка мәхәббәт, аның тарихын белү - бөтен җәмгыятьнең рухи мәдәни нигезе.

Кошлар шатлык, яз  хәбәрчеләре, күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Табигатьнең уянуы белән бергә ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көне -интернациональ экологик бәйрәмне билгеләп үтә

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Балалар дөньясы» дигән әдәби  уен-дәрес  үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International