ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Баландыш авыл китапханәсендә «Сердәш» клуб берләшмәсе һәм барлык теләүчеләр өчен «Изге Рамазан ае» дип исемләнгән рухи мәгълүмат сәгате узды.

Алан урта мәктәбе укучылары Теләче районының балигъ булмаган яшьләр белән эшләүче баш белгеч Насыйбуллина Валентина Григорьевна һәм педагог-психолог  Баева Әдилә Геннадьевна белән очраштылар.  Әдилә Геннадьевна үз чыгышында укучыларны имтиханнар алдыннан үзеңне ничек тотарга кирәклеге белән таныштырды. Валентина Григорьевна исерткеч, энергетик эчемлекләр һәм электрон сигаретлар куллануның зыяны турында аңлату эшләре алып барды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Үзәк авыл мәдәният йортында мобилизацияләнгән авылдашларына ярдәм итү өчен Үзәк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең «Игелекле йөрәк» дигән хәйрия концерты узды. Чарада Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова катнашты.

Байлар Сабасында 2013 нче елда һәм аннан да яшьрәк, 2011-2012 нче елларда туган укучылар арасында  «Татарстанның бадминтон өметләре-2» республика ярышларының зона этабы узды. Өстәмә белем бирү педагогы Галимов Данил Илгиз улы җитәкчелегендә Баландыш төп мәктәбе укучылары да үз осталыкларын күрсәттеләр. 2011-2012 нче елларда туган укучылар арасында Гайнетдинов Рәсүл 2 нче урынны яулады.

Казанда "Фотография" компетенциясендә Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар"(Worldskills Russia) региональ чемпионаты узды. Үзәк урта мәктәбе укучысы Жангалеева Алина, математика укытучысы Алексеев Артур Олегович җитәкчелегендә, ярышларда катнашты һәм мактаулы 3 урынны алды. Котлыйбыз! Киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!

Байлар Сабасында  2013 елда һәм аннан яшьрәк,2011-2012 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 2 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Өстәмә белем бирү педагоглары Шәяхметов Шамил Альберт улы,Галимҗанов Рәмис Рафис улы, Галимов Данил Илгиз улы җитәкчелегендә 19 бала катнашты.

   2013 нче елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Абдуллина Риана 3 нче урынны алды. 2011-2012 елларда туган укучылар арасында Гайнетдинов Рәсүл 2 урынны яулады.

Максабаш авыл китапханәсендә Балалар китабы атналыгы кысаларында урта мәктәп яшендәге укучылар өчен «Необъятен и велик мир волшебных детских книг» дип исемләнгән күргәзмә - ярминкә оештырылды. Күргәзмәдә һәр укучы үзенә ошаган китапны сайлый алачак. Китап киштәләрендә китапханә фондыннан төрле тармаклары буенча балалар энциклопедияләре, классик әдәбият, аш-су серләре, фантастик әсәрләр, китапханәгә күптән түгел генә кайткан заманча авторларның китаплары тәкъдим ителде.

Китапханәгә актив китап укучы балалар чакырылды. Китапханәче тарафыннан катнашучыларга   яңа китапларга күзәтү үткәрелеп, шулай ук укырга мөмкин һәм кирәкле китаплар тәкъдим ителде. Балалар өчен тарих, сәнгать, әйләнә-тирә мохит, география өлкәләреннән төрле темаларга сораулар  бирелеп, интерактив уен үткәрелде. Бу уен һәр катнашучыга үзенең шәхси иҗади сәләтен, тапкырлыгын, эрудициясен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Аннары балалар китапханә буйлап сәяхәт иттеләр һәм китапханәнең кызыклы вакыт үткәрү урыны булуына инандылар.

Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз март азакларында каргалар кайтканда җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчү эшенә керешкәнче бәйрәм иткән.

Педагог ул фәннәрне өйрәтүче кеше генә түгел, ә рухи һәм әхлак башлангыч белемне бирүче дә. Укытучылар яшь буынны тәрбияләү буенча махсус гражданлык миссиясен үтиләр. 31 март көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә “Укытучы - сез дөньяда мәңге сүнми торган яктылык” дип исемләнгән  библиомикс уздырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International