ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге X республикакүләм конференциянең йомгаклау этабы үтте. Анда республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар театр сәнгате, әдәбият, тел, журналистика өлкәләрендә көч сынашты. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Ильмира Мансуровна җитәкчелегендә V сыйныф укучысы Зөһрә Рәхмәтуллина конференциядә "Туфанлы язма" номинациясендә җиңү яулады. 

  Ильмира Мансуровнаны һәм Зөһрәне әлеге зур уңышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышлар телибез.

Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче  балалар да әлеге бәйгедә актив катнаштылар, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез,  бәйгедә җиңеп өченче дәрәҗәле дипломга лаек булган  тәрбияче Хабирова Ф.Ф. чын күңелебездән  котлыйбыз!

Балаларның сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәтен формалаштыру, иҗади сәләтен, хәтерен, игътибарын, танып белү кызыксынуын үстерү максатыннан Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәт булыйм дисәң» дигән сәламәтлек дәресе оештырылды. Катнашучылар «Сәламәтлек иле»нә күңелле конкурслар һәм викториналар ярдәмендә сәяхәт иттеләр. Катнашучылар сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнар белән тулы файдалы ризык ашарга һәм, әлбәттә, гигиена кагыйдәләре һәм көн режимы турында онытмаска кирәк икәнен белделәр.

М.Горькийның тууына 155 ел тула. Язучының юбилеена 30 мартта Шәтке авыл китапханәсендә «Максим Горький — это эпоха» дип исемләнгән  китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә Горькийның иң танылган «Детство», «В людях», «Мои университеты», «Мать», «На дне», «Дело Артамоновых», «Фома Гордеев» һәм башка әсәрләре тәкъдим ителде. Күргәзмә барлык китап укучыларны  бөек язучының мирасы белән танышырга һәм аның искиткеч тормышы һәм иҗаты турында күбрәк белергә чакыра. Китапханәгә килүчеләр Максим Горький дөньясына кереп, аның кеше тәҗрибәсенә уникаль карашы турында күзаллый  алачаклар.

Барлыгы 46 эштән 9 балалар бакчасы икенче турга чыгып, бүген көчләрен сынады."Печән өсте" фольклор күренешен күрсәтеп, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы 1 урынга лаек булды. Афәрин, катнашучы балаларны котлыйбыз, аларны әзерләгән педагоглар- Сабирова С.М., Сабирзянова Л.М., Мөхәмәтҗанова М.Е. белән горурланабыз!

Китапханә хезмәткәрләре уенда катнашучыларга тылсымлы сүзләр әйтергә һәм әкияттәге келәм-самолетка утырып “Уку утравына” виртуаль сәяхәткә чыгарга тәкъдим иттеләр. Мондый утрау барлыгын бары тик укырга яратучылар гына белә. Укучылар Шигырьләр култыгында, Маҗаралар елгасында, хикәяләр Кырында һәм Әкиятләр тавында булдылар. Балаларның белемнәрен тикшерергә түбәндәге конкурс сынаулары ярдәм итте: тасвирлап күрсәтү буенча әдәби персонажны белергә, башкарылган җырдан геройны танырга, әкияткә кагылышлы берәр мәкаль искә төшерергә. Сәяхәт ахырында уенда катнашучыларны татлы призлар көтә иде.

Ислам дине Россия дәүләтчелеге һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Башка диннәр белән беррәттән, ислам дине милләтара тынычлыкны саклауга, милләт һәм дәүләтнең тотрыклы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.

Бу тамаша яз көне кара жир күренә башлагач, каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм. Төрле ярмалардан  казанда тәмле ботка пешерелде, бәйрәм кунаклары әлеге боткадан, кайнар коймактан, самовар чәеннән авыз иттеләр. Язның хәерле, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризык каргаларга сибелде. Чара төрле уеннар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм эчтәлекле, кызыклы һәм күнелле үтте.

Балалар китабы атналыгы - барлык укучы балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, язучылар, нәшриятчылар һәм китапханәчеләр өчен бәйрәм.

Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында “Китап сөючеләр “ берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен “Прочитали, смастерили, на листе изобразили” дигән чара уздырылды. Ярыш формасында үткән чарада катнашучылар командаларга бүленеп “Неправильная сказка”, “Загадочный предмет”, “Литературная фраза”, “Сказачная пара” и “Зашифрованная фамилия” дигән конкурсларда катнаштылар. Ахырда балалар үзләренең яраткан әкият геройларын сурәтләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International