ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Ватанны саклаучы көне алдыннан, 2023 елның 19 февралендә, Шармыш авыл китапханәсендә "Ватанны саклаучыга бүләк" открыткаларын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Китапханәче балаларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне тарихы белән таныштырды, һәм үз куллары белән ир-егетләребезгә бүләк ясау ысулларын күрсәтте. Җан җылысын биреп эшләнгән әлеге оригиналь бүләкләр белән катнашучылар бәйрәм көнне бабайларны, әтиләрне, абыйларны сөендерәчәк.  

18 февраль көнне Иске Җөри модель китапханәчеләре Иске Җөри урта мәктәбендә 3 сыйныф укучылары өчен "Экология, табигать һәм китап" темасына  әдәби сәгать үткәрделәр.

Чарада "Теләчеинформ" мәгьлүмат үзәге, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче муниципаль районы җирле оешмасы, Теләче мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган, районда урнашкан мәчетләренең тарихын яктыртуны, киләчәктә китап итеп бастырып чыгару өчен мәгълүмат туплауны максат иткән “Мәчет тарихында гасырлар балкышы” район бәйгесенә йомгак ясалды, вәгазьләр тыңланды, бәйге җиңүчеләре бүләкләнде. Район китапханәчеләре әлеге бәйгедә актив катнашты. Урта Мишә, Иске Җөри, Олы Мәтәскә авыл китапханәчеләре Дипломга, Шәдке, Югары Кибәхуҗа, Айдар, Казаклар, Максабаш, Күкчә авыл китапханәчеләре  катнашучы сертификатына ия булдылар.

Шармыш авыл китапханәсендә "Без укыйбыз һәм ясыйбыз" иҗат остаханәсе балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм кызыклы китаплар белән таныштыру эшен дәвам итте. Рәсем бәйгесе "Әкиятләр һәм хикәяләрнең серле дөньясы" дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге  әдәбият белән танышудан башланып китте. Соңыннан катнашучылар  яраткан геройларны, әкияттәге күренешләрне рәсемгә төшерде.  Әлеге рәсем бәйгесе  - балалар фантазиясен тормышка ашыру ысулы.

Соңгы вакытта кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара, яңадан-яңа төрләре барлыкка килә. 17 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә "Кул эшләрендә күңел җылысы" дип исемләнгән кул эшләре яратучыларның чираттагы очрашуы булып узды. Кайбер кешеләр пешерергә бик яраталар, кемдер чигәргә, тегәргә оста булса, кемдер бәйләүгә өстенлек бирә. Бүгенге очрашуга килүчеләр дә төрле-төрле башмаклар бәйләргә өйрәнделәр, китапханә фондында булган кул эшләре турындагы  китаплар һәм  журналлар турында фикер алыштылар. Күпләр өчен мондый очрашулар -кызыксындырган темага аралашу, фикерләр һәм тәҗрибәләр белән уртаклашу, башкаларны яраткан шөгылеңә өйрәтү мөмкинлеге дә булып тора.

Казаклар авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китапханәче балаларга сугыш елларының авырлыгы турында сөйләде.

18 февраль көнне Әбде авылы китапханәсендә мәктәп белән берлектә, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган «Стихи мои – свидетели живые…» дигән әдәби сәгать узды. Чара барышында тыңлаучылар шагыйрь тормышыннан, аның катлаулы балалар һәм яшүсмерләр елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән фактларны, аның сугышта катнашуы, әсирлеккә эләгүе һәм аның үлемсез,  Ленин премиясенә лаек булган «Моабит дәфтәре» дип исемләнгән автобиографик шигырьләр җыентыгы турында белделәр. Әдипнең әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби поэзия классикасына әверелгән.

Безнең илебез, аның данлы тарихы патриотларга бик бай. Муса Җәлил - шундый патриотларның берсе. Ул татар халкының гына түгел, ә бөтен дөнья халкы өчен патриот шагыйрь. Ул – үлемсез. Муса Җәлил тормышы батырлыклар белән бизәлгән, Ватанын, вөҗданын сатмаган, үлгәннән соң да яшәргә хокук алган герой-шагыйрь. Шагыйрь үзенең рухи батырлыгы, иҗаты, батыр йөрәге белән әле дә  тере. Ул безнең белән алгы сафта бара. Җәлилнең тормыш юлы, аның иҗаты белән таныштыру, шагыйрьгә карата ярату хисләре уяту, балаларның Җәлил турындагы белемнәрен тулыландыру максатыннан  17 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Гомеремне дә бирәм халкыма” дип исемләнгән  батырлык сәгате үткәрделәр. Чарада мәктәп укучылары катнаштылар.

19 нчы февраль көнне район мәдәният йортында «Созвездие- Йолдызлык - 2023» эстрада сәнгате республика яшьләр фестиваленең районкүләм сайлап алу туры узды. Чарада Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» бию коллективының “Фантазия» һэм «Василек» группалары чыгыш ясадылар. Зилә Рафаил кызы коллективына алдагы турларда зур уңышлар телибез.

16 февральдә Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы З. Р. Баева " Фольклор һәм этнография» республика семинар-практикумында катнашты. Педагоглар өчен традицион хореография  һәм халык җыры режиссурасы буенча мастер-класслар күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International