ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

   26 февральдә Әбде авыл җирлегендә Масленица рус халык бәйрәменә багышланган «Я люблю твою, Россия, старину» фольклор бәйрәме старт алды. Балалар безнең ата-бабаларыбыз яшәгән, рус халкының гореф-гадәтләре турында мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерделәр. Май чабу атнасын уздыру халык традициясен искә төшерделәр.

26 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Россия Кораллы көчләре майоры Александр Викторович Медведев белән очрашу оештырылды. Чарада катнашучыларның аның белән күзгә-күз карап сөйләшү мөмкинлеге бар иде.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 9 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Район мәдәният йортында "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" республикакүләм шәҗәрәләр фестиваленең район туры узды


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Теләче муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарага бардылар. Тантана 22 февральдә С. Сәйдәшев исемендәге  зур концертлар  залында узды.

Бу уңайдан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында « Әти белән бергә» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Балалар әтиләре, абыйлары, бабайлары белән берлектә үзләрен спорт буенча да, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча да  көчләрен сынады.  Ярышта балаларның да, әтиләрнең дә юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүе ачыкланды. Файдалы да, мавыктыргыч та уеннарның саф һавада узуы катнашучыларны тагын да рухландырып җибәрде.

2023 елның 22 февралендә чаңгы базасында 5-8 сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышлары һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында сугышчы-интернационалист Хәйруллин Илшат Гыйлемханович истәлегенә багышланган биатлон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге үткәрелде. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 60 укучы катнашты.

20 февраль көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе, Татарстан Республикасында  Милли  мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачу   һәм якташ язучыбыз  Фатих Хөснинең тууына 115 ел  булуга багышланган,   “Мәктәп театры- уңышка юл” проекты кысаларында,   "Фатих Хөсни иҗатын барлап...”  V районкүләм  интеллектуаль - иҗади  бәйге  уздырды.

20нче февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә "Фатих Хөсни иҗатын барлап..." Vнче районкүләм интеллектуаль  иҗади бәйге үткәрелде. Бу чарада Баландыш төп мәктәбенең укучылары да катнашты.

19 нчы февраль көнне район мәдәният йортында “Созвездие-2023/Йолдызлык -2023” эстрада сәнгате республика яшьләр фестиваленең районкүләм сайлап алу туры узды. Фестивальдә безнең Олы Мишә урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменә йөрүче Галиуллин Альмир да катнашты. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Конферанс” номинациясендә  уңышлы чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International