ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Бу көн - әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне. Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Афганстан безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Очрашуда авылда яшәүче афганчы-интернационалист Фәнил Гараев катнашты. Ул балаларга үзенең хәрби бурычын үтәгәдә күргәннәрен, уй-кичерешләрен сөйләде.

Бу көнне кешеләр үз теләкләре белән балаларга китаплар бирәләр һәм башкаларны рухландыралар. Иске Карабаян авылы китапханәчесе Олы Нырсы урта мәктәбендә белем алучы 2 һәм 3 сыйныф укучыларына китаплар бүләк итте.  Балалар рәхәтләнеп әлеге китаплардан әкиятләр, шигырьләр һәм маҗаралы тарихларны укыдылар.

Әлифба бәйрәме- әти-әниләргә дә,укучылар өчен дә зур бәйрәме ул.  Бүген, 16 нчы феврал көнне, 1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллаштылар. “Рәхмәт сиңа, Әлифбам!” дип аталган әлеге чара 2 өлештән торды.  Беренче өлештә ярты ел уку дәверендә укучылар күңеленә, тарихка кереп калган мизгелләр белән таныштылар. Икенче өлешендә исә 1 нче сыйныфлар үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр. Бу чара күңелле үтте, һәркем күңелендә җылы тәэсир калдырды. Сыйныф җитәкчесе Гөлсия Әхмәтовнага әти-әниләр үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

15 февральдә Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу,  герой – шагыйрь Муса Җәлилнең  туган көне, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә.

13-15 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләре укучылары арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың йомгаклау республика этабы узды. Биредә Олы Мишә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары Гыйләҗиева Зәлинә һәм Гыйләҗева Таңчулпан катнашты. Эш нәтиҗәләре буенча икесе дә призерлар булдылар! Олимпиадага әзерлек белән татар әдәбияты һәм теле укытучысы Сәхабиева Люция Заһит кызы шөгыльләнде. Укучыларны һәм укытучыны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

16 нчы февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары өчен  “Сау бул, Әлифба!”  бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Музыкаль монтаж белән башланган чара күңелле уеннар белән дәвам итте. 1нче сыйныфлар белән бергә барлык башлангыч сыйныф укучылары да күңел ачты. Бәйрәмне оештырган укытучы  Гөлзилә Гаптеләхәтовнага рәхмәтебезне белдерәбез. Нәни дусларыбызга уңышлар телибез!

Шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрьнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

Агымдагы елның 15 февралендә Олы Мишә урта мәктәбендә Татарстанда игълан ителгән  Милли мәдәниятләр һәм гореф –гадәтләр елына  багышланган “Без – Россия  гражданнары” дип исемләнгән Парламент дәресе узды.

Киң күңелле Шаляпин Казанда туган, ә танылуны беренче тапкыр Уфа сәхнәсендә 1890 елның декабрендә алган. Шаляпинның биографиясе беркемне дә битараф калдырмый, ул бернәрсәгә дә карамастан үз максатына омтылучы кешенең ачык мисалы. 14 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Казан музыка көллияте студентлары әзерләгән (И. В.Әүхәдиева) презентация күрсәтеп китап укучыларны аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды.

Бу акция дүртенче  ел рәттән үткәрелә һәм иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Акциянең максаты гади - китапханәгә китап бүләк итеп, башка укучыларга да яңа китап уку мөмкинлеге тудыру. Алан авылы китапханәсенең укучылары, Бөтенроссия акция кысаларында катнашып,15 данә китап һәм 13 татар язучыларының әсәрләре яздырылган диск бүләк иттеләр. Бу китаплар укучыларга тәкъдим ителәчәк һәм китап фондында сакланачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International