Акция галим-биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың иҗатын популярлаштыру максатыннан, шулай ук Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында үткәрелде.
Якыннарын югалтканнар, яшьлекләре кайнар сугыш һәм әфган газабы күргәннәр өчен тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе булып күңелләрендә калыр. Сугыш күптән бетте, әмма югалту газабы – гомер буена җитәрлек.
15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара башлау көне. Укучылар Әфган сугышы тарихы белән таныштылар, Әфган сугышының башлану сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, совет гаскәрләренең югалтулары, язмыш җәбер — золым язмышын, якташларыбыз турында белделәр. Аннары укучылар авыл китапханәсендә булдылар, анда «Әфганстан, безнең хәтердә»китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 117 ел. Милли каһарманыбыз һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Шуңа күрә, герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия.
Аның эшендә Теләче район Советы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары - Айрат Җиһаншин белән Камил Садриев катнашты.
Бүген, 16 февральдә, «Батыр» спорт комплексында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган 1,2,3 нче номерлы Теләче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» шау-шулы һәм күңелле узды.
13-15 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте.
14 февраля библиотекарь Верхнекибякозинской сельской библиотеки провела информационный час «Җырым белән җиңдем дошманны”, посвященный 117-летию со дня рождения татарского поэта, Героя Советского Союза Мусы Джалиля. В ходе мероприятия дети узнали об интересных фактах из жизни поэта, его детских и юношеских лет, о его литературной деятельности, о том, как он воевал, попал в плен и о книге автобиографических стихов «Моабитская тетрадь». Произведения “Моабитской тетради” были переведены на многие языки и стали классикой военной поэзии.
11 февраль көнне Иске Җөри модель китаханәсе хезмәткәрләре Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүлеге иясе, якташыбыз Ф.Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Әдәбиятыбызның йөзек кашы” исемле әдәби кичә оештырдылар. Чарада Иске Җөри урта мәктәбенең укучылары катнашты. Укучылар Фатих Хөснинең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, экран аша язучының сүзләренә иҗат ителгән җыры тыңланылды. Шулай ук кичәдә, язучының “Кабак” хикәясе театрлаштырып балаларга җиткерелде. Башка әсәрдәреннән өзекләр укылды.
15 нче февраль –герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Бу чарада Алан урта мәктәбе укучылары да актив катнашты. Туган якны өйрәнү музеенда “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип аталган әдәби чара үтте. Чарада 2-7 нче сыйныф укучылары катнашты.