ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә​ “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында “Табигать язмышы – безнең язмыш” дип исемләнгән экология сәгате үткәрде. Әлеге дәреснең максаты – укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш​ тәрбияләү. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Безнең якларда яшәүче кошларны рәсемгә төшерделәр. Чара барышында “Экология һәм әдәбият” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе бадминтончылары командасы Алабуга шәһәрендә "Татарстанның бадминтон өметләре"дигән яшүсмерләр турнирының 2 нче этабында катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады. Команданың җитәкчеләре-өстәмә белем бирү педагоглары: Җаббаров А. Ф. һәм Гарипова Г. Г.

18 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары «Йөрәкләрдә яши Тукай” исемле стенгазета чыгардылар. Укучылар стенгазетада Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын яктырттылар, аның фотосурәтен ясадылар

18 апрель  көнне Югары Кибәхуҗа  урта мәктәбенең 1 һәм 4 сыйныф укучыларына “ Юл. Хәрәкәт. Транспорт төрләре” темасы буенча  сыйныф сәгате  үткәрелде.  Укучылар  машина йөртүче,  юл хәрәкәтен  көйләүче  хезмәткәрләр һөнәре турында күбрәк мәгълүмат алдылар. 

Шул уңайдан,  безнең балалар бакчасында  “Табигатьне саклагыз”  дип исемләнгән экологик чара үтте. Кичәнең төп кунаклары  Татарстан Республикасының  биологик ресурслар дәүләт комитетының  “Ашыт” дәүләт  табигать тыюлыгының белгече  Абдрахманова Г.И. кызы һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина А.Р. “Җиребезне саклыйк!” дигән чара уздырдылар.

16 апрель көнне “Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе йөзү буенча малайлар һәм кызлар арасында цифрлаштыру елына багышланган ачык Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды. Ярышларда Арча, Кукмара, Балтач, Саба, Теләче районнарыннан 140 спортчы катнашты. 

2022 елның 16-17 апрелендә балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүче яшь бадминтончылар командасы Алабуга шәһәрендә узган «Татарстанның бадминтон өметләре-2022 " яшьләр турнирының 2 нче этабында катнашты. Бу ярышта өстәмә белем бирү педагоглары, Җаббаров Алмаз Фоат улы һәм Гарипова Гүзәл Газинур кызы җитәкчелегендә тәрбияләнүче  7 бала катнашты.

17 апрель көнне Теләченең «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы районнарының II лигасының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында «Татарстан-Яңа гасыр " РОД Кубогына волейбол буенча зона ярышлары булып узды»

Безнең мәктәптә өмә-ул территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту буенча чара гына түгел, бу коллективны тагын да дус һәм бердәм итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Өмәләр балаларга уңай йогынты ясый, чөнки бу аларны гади хезмәт күнекмәләренә өйрәтә һәм тәртипне саклау кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итә.

15 нче  апрель  көнне Теләче муниципаль районында Татарстанның халык артисты, Габдулла  Тукай  исемендәге дәүләт бүләге  иясе Венера Әхәт кызы Ганиева  һәм аның студентлары катнашында очрашу үтте. Алар укучылар һәм  укытучылар  каршында үзләренең сәләтләрен  күрсәттеләр, сәнгатьне яратучы  укучыларны  Казан дәүләт мәдәният сәнгать  институтына укырга  чакырдылар. Укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итү максатыннан оештырылган бу очрашуда    Олы  Мишә  урта  мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International