25 март көнне район Балалар китапханәсендә «Яраткан китап битләре буйлап» дигән видео-викторина булып узды. Бүгенге көндә мультимедиа технологияләр кулланып викториналар үткәрү бик популяр. Шул ук вакытта мондый чаралар баланың кызыксынуын, фикерләү сәләтен, хис-кичерешләрен арттыра, китапның белем чыганагы икәнен аңларга ярдәм итә.
Цель мероприятия: подробное ознакомление детей с птицами, воспитание любви и внимательного отношения к животным и птицам. В игре соревновались две команды. Они активно проявили свои знания в конкурсах о загадках, пословицах, стихах. В завершение участники мероприятия выразили следующие мнения о птицах: “Они приносят огромную пользу природе, человеку. Поэтому мы должны беречь птиц, помогать им. Птицы - наши друзья, помощники. Они защищают растения и деревья от различных вредителей. Птицы - защитники природы, но они нуждаются и в нашей помощи. Мы очень любим птиц".
25 нче март көнне Яшел Үзән районында зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге бәйгедә Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбенең ата-аналар комитеты командасы яклады һәм призлы урынга лаек булды. Аларга финалда зур уңышлар телибез.
Казаклар авылы китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында “Балалар китабы – сихри бер дөнья” дип исемләнгән чара үтте. Бу чарага укытучылары Раъно Шаипова җитәкчелегендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары чакырылды. Укучылар ике командага бүленеп төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Яратып укыган әкиятләре буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында балаларның яраткан китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
24 март көнне Сауш авылы китапханәсендә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче китап укучылар белән 22 март – Халыкара су ресурслары көне уңаеннан авылыбыздагы чишмәләргә багышланган экологик сәгать үткәрелде. Чарада катнашучыларга “Авылыбызның чишмә, күл, инеш буйлары” темасына презентация күрсәтелде. Бүгенге көндә чишмәләребезнең нинди хәлдә булуы, “Изгеләр чишмәсенә” чистарту һәм төзекләндерү кирәклеге турыда фикерләр яңгырады.
25 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә, Кырымның Россиягә кушылуының тарихи датасы уңаеннан, укучыларда патриотизм, илебез тарихына, Кырым территориясендә яшәүче халыкларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан, сыйныф сәгатьләре үткәрелде.Сыйныф сәгате барышында территориаль кирәк-яраклар формалаштыру тарихы һәм Кырым ярымутравының стратегик әһәмияте ачылды.
22 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Шигабетдинова Рәмилә һәм Сафин Ислам “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнаштылар.
25 март көнне Караширмә башлангыч мәктәбендә “Саннар дәресе” үткәрелде. Дәрестә укучылар белән берлектә түбәндәге сораулар каралды:
-Интернет челтәрендә куркынычсызлык нәрсә ул?
- Нинди янаулар бар?
- Антивируслар ни өчен кирәк?
- Финанс куркынычсызлыгы нәрсә ул?
Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, файдалы мәгълүмат алдылар. Дәрес ахырында тема буенча биремнәр үтәделәр
25 нче март көнне Теләченең 1 нче балалар бакчасы базасында район балалар бакчасы мөдирләре өчен «Коррекция-үсеш элементы буларак балаларга компетентлы психологик ярдәм күрсәтү» дигән темага семинар үткәрелде.
22 март көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Нәни энҗеләр» район конкурсы булып узды. Конкурс үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру максатыннан оештырылды һәм үткәрелде.