ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде һәм әкиятләр иленә сәяхәт кылырга чакырды. Балаларга моның өчен картаны табарга кирәк иде. Ә аны табар өчен алар табышмакларга җаваплар эзләде. Картаны алгач, катнашучылар кайсы якка барырга кирәклеген тикшерделәр һәм утрау буйлап сәяхәткә киттеләр. Алар төрле әкият геройлары сөйләгән тылсымлы сүзләрне искә төшерделәр, әкиятләрнең исемнәрен ачтылар һәм предметларның кайсы әкиятнеке булуын ачыкладылар, шулай ук ​​әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында укуның файдасы турында фикерләр яңгырады, шигырьләр укылды, китапханәче балаларга китапларны яратырга, китапханәгә килеп аларны укырга чакырды.

Аны үткәрү өчен Теләче урта мәктәбенә Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Никонов Тимур Викторович  килде. “Саннар дәресе” (“Урок цифры”) кысаларында үткән дәрестә килгән кунак укучыларга интернет һәм аның киңлекләре турында тулырак сөйләде. Җанлы аралашу формасында барган дәрестә укучылар да актив катнашты. Алар Тимур Викторивичка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, министр урынбасары биргән сорауларга җавап кайтарды.

Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче нәниләребез “Акыллы бала” дип аталган олимпиадада катнашып 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

В Тюлячинской Центральной библиотеке совместно с Детской библиотекой в целях привлечения внимания родителей и детей к чтению,  их интереса к художественной литературе, а также укрепления отношений между семьей и библиотекой начал свою работу клуб по интересам “Молодая семья”.

Әлеге конкурса безнең районнан Олы Мәтәскә, Баландыш, Олы Нырсы мәктәпләреннән 6 укучыдан торган команда катнашты. Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинов Данис 3 нче урынга, Олы Нырсы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фаттахова Илзирә 2 урынга лаек булдылар.

27 март көнне Иске Җөри мэдэният йортында татар милли мәдәниятен яратучылар өчен “ Уйнагыз, гармунар” массакүләм бәйрәм оештырылды. Бәйрәмнең төп символы – Гармун иде. Шушы матур чарада безнең балалар бакчасыннан Галимбеков Камил Һәм Сафина Чулпан да катнашты. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз, афәрин балалар!


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

27 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында «Уйнагыз, гармуннар!» район бәйгесенең гала-концерты булып үтте. Тамашачыларга да, катнашучыларга да язгы кәеф бүләк иткән чарада якташыбыз, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм бәйгедә гала-концертта катнашучы сәнгатькәрләребезне, тамашачыларны тәүге бәйге белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Викторина логик фикерләүне, хәтер, игътибарны яхшылата. Китапка мәхәббәт, әйләнә-тирә дөньяга әхлакый-эстетик караш тәрбияли. 27 март көнне Сауш авыл мәдәният йорты рус мәкальләре һәм әйтемнәре буенча «Мәкаль — юкка гына әйтелми " дигән КВН үткәрде. Чара халык сәнгате елына багышланган иде. Чара барышында балалар телдән халык иҗаты белән таныштылар, аның төрле формалары турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр, табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

27 март  көнне Олы Нырсы  авылы мәдәният хезмәткәрләре Татар халкының гореф- гадәтләрен саклау, үстерү,үткәннәр турында мәгълүматны ничек тапшыру турында укучыларга сөйләделәр.Балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен туган тел иң шифалы чыганак икәнлеге аңлатылды Шул уңайдан “Тел язмышы –милләт  язмышы” дигән викторина үткәрделәр. Викторина барышында балалар әкиятләр буенча кроссвордлар чиштеләр. Әңгәмә “Җомак әйтәм- җавап тап!”- табышмакларга җавап табу белән тәмамланды. Чара балаларга бик ошады.

27нче март көнне Баландыш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, халыкара театр көне уңаеннан авыл яшьләре өчен “Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр” дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә яшьләргә театр темасына төрле сораулар бирелде, кызыклы фактлар сөйләнде һәм Республикабызда эшләп килүче театрлар белән таныштырылды. Авылыбыз сәхнәсендә куелган спектакльләрдә катнашкан егетләр үзләренең тәҗрибәләре, кичерешләре белән уртаклаштылар. Шулай ук чара барышында үзенең гомерен театр сәнгатенә багышлаган якташыбыз – Роберт Галиевның тормыш һәм иҗат юлы турында китаптан өзекләр укылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International