Яз фасылы әйләнә-тирә дөньябызны үзгәрткән, табигатькә яңа сулыш өргән кебек, мәдәният тә тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Үзенең гомерен мәдәният белән бәйләгән кешеләр тирән ихтирамга лаек. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәме унаеннан Баландыш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Күрешергә сәбәп кирәкми" дип исемләнгән очрашу чарасы үткәрелде. Әлеге кичәгә бик күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Рузалия апа Ахметова кунак булып чакырылды.
23 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Кошлар- безнең дуслар»дип исемләнгән кошларга җимлекләр ясау буенча масстер класс утте.Соңыннан балалар үзләре кошларга дип ясаган жимлекләрен агачларга элделэр.
22 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә яз бәйрәме "Нәүрүз" булып узды.Бәйрәм җыр- бию, торле күңелле уеннар белән үрелеп барды. Катнашучыларга бәйрәм охшады.
Мәдәният хезмәткәре көне-ул мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренә тирән хөрмәт күрсәтү. Тормышыбызны искиткеч җырчылар һәм биючеләр, талантлы музыкантлар, китапханәчеләр һәм музей хезмәткәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Бу кешеләрдән башка бер генә бәйрәм дә үтми. Бу көнне Айдар авыл мәдәният йортында авыл җирлегенең иҗат коллективлары турында язмалар куелды. Музыканы, биюләрне, рәсем сәнгатен һәм башка мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне өйрәтүчеләр һәм популярлаштыручылар турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкинлек туды. Мәдәният йортына килүчеләр игътибарына театр,кино, цирк һәм танылган сәнгать полотналары, музейлар, эстрада йолдызлары турындагы китаплар, татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре, альбомнар, танылган актерлары турында әдәбият тәкъдим ителде.
25нче март көнне Баландыш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, "Самовар янында кунакта" дигән чара оештырылды. Бәйрәм барышында ханымнар арасыннан ике уен командасы төзелеп, чәй темасы буенча төрле кызык бәйгеләрдә көч сынаштылар. Татар милли бәйрәмнәре турында искә төшерелде, табышмаклар һәм мәкальләр әйтелде. Кунакчыллыкның тагын бер сыйфаты - тәмле милли ризыклар белән сыйлау. Һәр катнашучы үзе белән алып килгән татар халык ашларын тәкьдим итеп, ничек пешерү серләре белән уртаклаштылар. Нинди генә милли ризыклар юк иде өстәлдә. Шулай итеп, уздырылган "Самовар янында кунакта" бәйрәме халкыбызның гореф - гадәтләреннән саналган кунакчыллыкны күрсәтүче бик матур чара булды
27 март – Халыкара театр көне. Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате халкыбызның рухын ныгыта,туган теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Әлеге көн уңаеннан 26 март көнне Максабаш авылы башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары мәдәният йортында эшләп килүче якташыбыз , Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре , КГАУ ның “Тургай ” студентлар халык театрының элеккеге җитәкчесе Роберт Галиев музеенда экскурсиядә булдылар. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны Роберт Галиевның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар.
2022 ел – Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Максабаш мәдәният йортында китапханә белән берлектә күргәзмә төзелде. Мирас... Ул буыннан-буынга күчеп килә торган байлык. Мәдәни мирас - элекке буыннардан калган, бүгенге көндә яшәүче һәм киләчәк буыннарның файдасы өчен сакланылган мәдәни кыйммәтләр. Аларны өйрәнү , үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.
25 март көнне Югары Мәтәскә авыл клубында укучылар арасында "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Аның максаты-балаларның кошлар турында күзаллауларын, аларның табигатьтә һәм кеше өчен мөһим ролен киңәйтү. Укучылар төрле кошларны яратып ясадылар, рәсемнәр матур һәм матур килеп чыкты. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да призлар алды.
"2022 ел - Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы" уңаеннан, 24 март көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр.
Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Чарада “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр күңелле җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннарын уйнадылар, яз турындагы табышмакларга җаваплар әйтештеләр. Соңыннан бергәләп коймак белән сыйландылар.
Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 24 март көнне “Кошлар безнең дусларыбыз”-дип исемләнгән уен-виторина үткәрделәр. Максаты: балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтү иде. Уен-викторинада ике команда көч сынашты. Командалар табышмак, мәкаль, шигырь турларында бик актив булдылар. Катнашучы балаларның кошлар турындагы фикерләре: “Алар табигатькә, кешегә бик зур файда китерәләр. Шуңа күрә без кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать сакчылары. Кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Без кошларны бик яратабыз”.