Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Галимҗан Гыйльманов иҗаты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар юбилярның иҗаты белән якыннанрак танышты. Галимҗан Гыйльманов әдәбиятчы, мифолог, язучы-прозаик, шагыйрь-җырчы, публицист һәм драматург буларак билгеле. Ул шулай ук йола сәнгате буенча зур белгеч һәм республика күләмендәге әдәби-музыкаль кичәләр оештыручы. Язучының «Самат батыр» китабын балалар бик яратып укыйлар.
2022 елның 2 февраль көнендә Җәнәй авылында яшәүче тыл ветераны Бәширова Әлфинур Нәҗип кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргәть Җамалетдинов Әлфинур апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча,2022 елда пенсияләрне арттыру параметрлары яңадан каралды. Пенсияләр инфляциядән югарырак күләмдә - 8,6% ка индексацияләнәчәк. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме индексациядән соң якынча 17,8 мең сум тәшкил итәчәк.
27 гыйнварда Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне - Ленинград блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана һәм 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә.
Теләче районың "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәттән файдаланучыларны туган көннәре белән котлау матур традициягә әверелеп бара.
Кыш көне көннәр салкын, кояш бик еракта яктырта, җирне аз җылыта. Еш кына буран була, салкын җил исә. Мондый көннәрдә кошларга азык табуы бигрәк тә читен. Шуңа күрә, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә тәрбияләнүчеләр һәрдаим җимлекләрне кошларга ризык белән тулыландырып торалар.
Управление ФНС России по Республике Татарстан приглашает налогоплательщиков на вебинар по изменениям законодательства по налогу на доходы физических лиц в части декларирования доходов и получения налоговых вычетов физическими лицами в 2022 году, который состоится 10 февраля 2022 года в 10.00 часов по мск.
Чын хоккей яратучылар бүген «Иске Җөри Кубогы " өчен көрәшү өчен Җөри бозына җыелдылар. Моңа һава торышының яхшы булуы һәм катнашучыларның яхшы кәефе ярдәм итте. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Н.н.Хаҗипов катнашты. Турнирда биш команда катнашты.
22 январь көнне Теләче урта мәктәбенең 2008-2009 елда туган кызлар командасы, мәктәп директоры Хафизов Айнур Фирдәвес улы һәм физик тәрбия укытучылары Хакимов Рафил Рифат улы, Салахиев Булат Ринат улы җитәкчелегендә Болгар шәһәренә юл алган иде. Сәбәбе Татарстан Республикасында мини-футбол буенча "Мини-футбол" Бөтенроссия проектының финал турнирында катнашу. Һәм менә күптән түгел нәтиҗәләр дә билгеле булды! Безнең команда лаеклы 3 урында! Әлеге зур җиңү белән команданы һәм тренерларын котлыйбыз! Шулай ук ярышта спонсорлык ярдәме күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез!
21 гыйнвар көнне район мәдәният йортында “Аулак өй баттл” конкурсы булып үтте. Биредә Саба, Әтнә, Теләче шагыйрь-язучыларыннан торган командалар үз-ара көч сынашты.