ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Батыр» спорткомплексында бадминтон буенча 2013-2014 нче елларда туган, 2011-2012 нче елларда туган, 2008-2010 нче елларда туган, 2005-2007 нче елларда туган, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Теләче муниципаль районының 30 еллыгына багышланган Теләче муниципаль районы Беренчелеге үтте. Ярышларда районның 7 мәктәбеннән 83 укучы катнашты.

    Команда зачетында 1 урынны Баландыш төп мәктәбе, 2 урынны Теләче урта мәктәбе, 3 урынны Олы Мәтәскә урта мәктәбе яулады.

Фән һәм технологияләр елы уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә балалар өчен ««Ломоносов и эпоха просвещения»» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрелде. Балалар тарих укытучысы Домолазова И.Ф. белән М. В. Ломоносовның химия, физика, әдәбият үсешенә керткән өлеше турында сөйләделәр. Дәрес барышында балалар «М.В.Ломоносов - Великий сын России» дигән китап күргәзмәсендә тематик әдәбият белән таныштылар.

 

Баландыш төп мәктәбе укучылары Байлар Сабасында үткәрелгән "Бадминтонные надежды Татарстана, 4 этап"   ярышында катнаштылар.

Уен нәтиҗәләре буенча, безнең уенчыларның уңышлары түбәндәгечә:

Җаббарова Фәридә – 2 урын, Саруханян Милена – 2 урын.

Шәтке авылы китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан авылда яшәүче күп балалы яшь әниләр белән мәдәният хезмәткәрләре “Әдәби манзара” дип исемләнгән әдәби кунакханәсен уздырдылар. Әлеге чараның төп максаты – яшьләрне китап укуга җәлеп итү. Милли китабыбызга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Әлеге кунакханә татар әдипләренең аналар темасын үз эченә алган  әсәрләренә багышланды, катнашучылар татар әдипләрен, аларның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. 

Баландыш төп мәктәбе укучылары бадминтон буенча 2013-2014 , 2011 - 2012, 2008 - 2010 , 2005-2007 нче елгы укучылар арасында Туган телләр, Халыклар бердәмлеге һәм Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган ярышта катнаштылар.

Күкчә авыл клубында балалар иҗат үзәгеннән беренче  квалификацияле өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафил кызы төрле берләшмәләргә йөрүче балаларга " Әниемә бүләгем" дип исемләнгән мастер класс үткәрде. Балалар бик кызыксынып эшләделәр. Алар "Әниләр көне" уңаеннан энәләр куя торган мендәрчек ясадылар.

Иске Җөри урта мәктәбе базасында "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп ОРКСЭ уку курсын һәм ОДНКНР предмет өлкәсен укыту методикасы һәм эчтәлеге» дигән тема буенча ОРКСЭ (Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре) һәм ОДНКНР (Россия халыкларының рухи – әхлакый культуралары нигезләре) укытучылары өчен семинар үткәрелде.

Семинарда катнашучыларга түбәндәге дәресләр тәкъдим ителде:

Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә яшүсмерләр өчен “Терроризмга юл юк!” дигән исемдә диспут үтте. Әлеге диспутның максаты: яшьүсмерләр арасында бердәмлек, татулык, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү, патриотик хис уяту, үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәнү.

Тел һәм сүз кешенең аерылгысыз дусты. Ә татар теле зур үсеш юлы үткән һәм камил телләрнең берсе булып санала. Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Тел - рухи дөнья көзгесе" исемле телдән журнал үткәрделәр. Китап укучылар тел турында халык мәкальләрен, шигырьләрен укыдылар. Язучыларыбызның татар теле турындагы фикерләрен ишеттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International