14 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен татар язучысы Нур Әхмәдиевның «Минем туган көнем» исемле хикәясе буенча әңгәмә үткәрелде.
Әлеге әңгәмә түбәндәге максатларга ирешүгә юнәлдерелгән иде: гражданлык һәм патриотизм, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; сөйләмне үстерү һәм татар әдәби телендә ирекле аралаша белү.
Балаларга биредә тормыш һәм кешелек кыйммәтләре, игелек һәм хакыйкать, гаилә кыйммәте, хезмәт һәм иҗат кебек әхлакый кыйммәтләр турында сөйләнде.
Россия Федерациясе Конституциясе көненә карата 14 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Конституция - илнең төп законы” исемле күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Россия Федерациясе Конституциясе – илебезнең иң югары хокукый норматив акты кабул ителгән көн.
14 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә Кави Нәҗминең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Әдәби мирасы бай һәм күпкырлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Совет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле — прозаик, шагыйрь, тәнкыйтьче-публицист Кави Нәҗминең әдәби мирасы бай һәм күпкырлы. Публицистика, әдәби тәнкыйть, әдәби тәрҗемә өлкәләрендәге актив эшчәнлегеннән тыш ул драматургия жанрында да каләм тибрәтеп ала, ә нәниләр һәм мәктәп балаларына багышлап ике дистәгә якын китап бастырып чыгара.
Ниндиерәк ярыш иде соң бу? Аның максаты-бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын күтәрү, эшче һөнәрләрне бөтендөнья буенча халыкара ярышлар уздыру аша популярлаштыру.
1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция – дәүләтнең төп кануны – Россиядәге барлык хокукый системаның үзәге булып тора һәм барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача. Илебез гражданины өчен Конституция – беренче чиратта белү тиешле закон ул. Чөнки бу хокукый актта кеше һәм гражданинның да, яши торган дәүләтебезнең строй нигезләренең дә төп хокуклары, бурычлары язылган. Әлеге мөһим көн уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә “Россиянең конституцион хокукы”дип исемләнгән танып белү сәгате уздырдылар. Алар катнашучы укучыларга бу көн турында аңлатып үттеләр.
Әлеге чараның максаты-балаларда патриотик кыйммәтләр һәм карашлар формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерлек һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау.
Теләченең 2 нче балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына әти-әниләре белән берлектә Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына сәяхәт оештырылды. Театрда балалар Саләх Хөсни әсәре буенча куелган “Камыр батыр” әкиятен карадылар. Матур декорацияләр һәм курчаклар, күңелле музыка һәм кызыклы әкият балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмады. Балалар әкият геройларын кызыксынып күзәттеләр, алар белән бергә күңел ачтылар, җырладылар һәм төп геройга явыз Сакалбайны җиңәргә булыштылар. Балалар артистларны көчле алкышлар белән озаттылар, үзләренең хис-кичерешләре белән әти-әниләре уртаклаштылар. Сәяхәт бик күңелле узды, “Әкият” театрында балалар чык әкияттәкә эләктеләр.
Биредә мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әлеге куркыныч авыруның килеп чыгу һәм аннан саклану юллары турында сөйләнелде. Шулай ук, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм куркыныч йогышлы авырулардан сакланып калу максатыннан төрле видеороликлар күрсәтелде.
Баландыш төп мәктәбе укучылары «Батыр» спорткомлексында авылыбызның алдынгы механизаторы Миннегали Сафин истәлегенә үткәрелгән республикакүләм көрәш бәйгесендә катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Безнең яшь көрәшчеләребезнең нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Хәйрединов Ибраһим – 2 нче урын, Сафин Тимур, Галимов Адель – 3 нче урыннар. Гомуми нәтиҗәләр буенча мәктәп командасы мактаулы III урынны яулады.
Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан , район мәдәният йортында “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленең Гала-концерты шаулап узды. Октябрь- ноябрь айларында узган сайлап алу турларында барлыгы 800 гә якын кеше катнашса, Гала концертта 200 дән артык үзешчән артистларыбыз сәхнә тотты. Тамашага килгән районыбыз халкы иҗат сөючеләрнең чыгышын җылы каршы алып, көчле алкышларга күмде. Районыбыз җитәкчесе Хаҗипов Н.Н.