Алан авылы китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Телләребез ,көйләребез төрле, төп байлыгы шулдыр халкымның” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Ул татар халкының милли мирасын саклау, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Чара барышында балалар китап күргәзмәсе, милли кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштылар, татар орнаментларын кәгазьгә төшерделәр. Соңыннан шул орнаментларны кулланып кием эскизлары да ясадылар.
Тормышыбызның бер генә көне дә иписез узмый. Әбде авыл китапханәсендә балалар өчен үткәрелгән «Икмәк - бөтен нәрсәгә баш» дип исемләнгән танып-белү сәгате нәкъ менә икмәккә багышланды. Чара барышында балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, борынгы Рәсәйдә икмәк пешерүгә кешеләр хөрмәт белән карадылар. Балалар үз белемнәрен, икмәк викторинасы сорауларына җавап биреп күрсәттеләр. Танып-белү сәгате барышында икмәк турында шигырьләр яңгырады. «Икмәк безгә табынга килсен өчен нинди һөнәр кирәк?» дигән темага фикер алыштылар. Чара ахырында балалар үзләре өчен нәтиҗә ясадылар.
Работники культуры с. Большие Метески с учащимися разных классов провели беседу под названием “Я выбираю здоровый образ жизни”. Работники культуры разъяснили школьникам понятие здорового образа жизни, значение сохранения здоровья, ознакомили с факторами, укрепляющими и подрывающими здоровье. Участники мероприятия убедились в важности занятия физическими упражнениями, закаливания своего организма и правильного питания.
Шуңа күрә Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре һәрдаим, яшьләрне җәлеп итәр өчен, төрледән-төрле чаралар, очрашулар оештырып торалар. Узган атнада шундый очрашуларның берсе булып узды. Биредә югары сыйныф укучылары ни өчен шәһәрнең өстен булуын, авылда һәм мәдәният йортында нинди яңалыклар күрергә теләүләре турында фикерләрен җиткерделәр. Мәдәният хезмәткәрләре исә, алар белән фикер алышып, авылларны саклап калуның мөһимлеген аңлаттылар😊
Районның кабаттан оешуына 30 ел тулуга карата Урта Мишә авыл клубында “Теләче күгендә балкыган йолдызлар” исемле темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.
Нәкъ менә бию – Җирнең төрле почмакларында элек-электән үсә торган халык иҗатының иң ачык мисалы, дигән фикер белән килешми мөмкин түгел. Хореографик стильләрнең һәм образларның бик күп төрлелеге теге яки бу халык, аның тормышы, рухи халәте һәм мәдәнияте турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә.
Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм”-дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга мәдәният хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешенең төшенчәсен ,сәламәтлекне саклауның әһәмиятен аңлаттылар,сәламәтлекне ныгытучы һәм какшатучы факторлар белән таныштырдылар.Физик күнегүләр белән шөгыльләнү,үзеңнең организмыңны чыныктыру,зарядка ясау,күбрәк хәрәкәтләнүнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркем белә.
Бу күренешләр бүген яшьләр арасында киң таралган һәм яшүсмерләр тормышына зур тискәре йогынты ясый.
Олы Мишә мәктәбе директоры Бәширова Н.И. Республика күләм татар телендә иҗат итүче 35 яшькә кадәрле яшь каләм ияләре катнашында XXI тапкыр оештырылучы" Иделем акчарлагы" бәйгесендә драматургия номинациясендә җиңүче дип табылды. Диплом, кубок һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан «Телэчем, 30 еллык юбилеен белән» дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. Яшьләр районның оешу тарихы, аның җитәкчеләре, районнан чыккан күренекле шәхесләр белән таныштылар. Чара викторина сорауларына җавап бирү белән тәмамланды.