Бүген, ягъни 28нче декабрь көнне балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәге 1- 11 сыйныф укучылары арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы беренчелеген үткәрде.
Без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын безгә Яңа ел һәм аның белән безгә ылыслы, куанычлы, бәхетле кәеф, ак өметләр, күңелле бәйрәм килә. Бәйрәмдә һәрберебез матур шигырьләр сөйләргә яратабыз .Шул уңайдан, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 27 декабрь көнне “Ява карлар, яңа карлар” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрделәр. Бу чара клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашында узды.Укучылар Кышка, Яңа елга карата шигырьләр укыдылар.
2020 елның 28 декабрендә балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге 1-11 сыйныф укучылары арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы беренчелеген үткәрде. Ярышларны ачу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гыйниятуллин катнашты.
Ярышларда районның 8 мәктәбеннән барлыгы 77 яшь теннисчы катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Тантанада мәртәбәле кунаклар катнашты. Аларны татар, урыс, тадҗик, үзбәк, әрмән, керәшен табыннары артында шушы милләт вәкилләре каршы алып, үз сый-нигьмәтләре белән сыйладылар. Бәйрәм җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды.
Ачы авылы халкы чыршы тирәли күңел ачтылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр. Төрле уеннар, конкурслар үткәрелде. Яңа ел бәйрәме барысына да күңел күтәренкелеге өстәде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Галимуллин Ранис һәм Кәлимуллин Ренас үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр булдылар. Муса Галләмов 2 урынны яулады. Көрәшчеләрне лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз!
Теләче районының "Комаровка" футбол командасы, Казан шәһәренең "Мечел"командасын җиңеп, 2020-2021 еллардагы мини-футбол буенча Казан беренчелегенең 3 лигасының алтын Кубогына ия булды.(26.12.2020 ел.)
Безнең егетләрне яңа җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Яңа ел алдыннан Теләче районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен «Бердәм Россия» партиясе депутатлары, шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Борис Давыдович Менделевич тарафыннан яңа ел бүләкләре әзерләнде.
27 декабрь көнне Теләче районы үзешчәннәре яңа ел бәйрәме алды ярминкәсендә катнашып кайттылар. Районыбыз уңганнары шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продуктлары, кош-корт итләре, җиләк-җимеш тәкъдим итте.
2020 елның 24 декабрендә Дәүләт Советы бинасы каршында Татарстан Республикасы районнарына мәктәп автобуслары тапшырылды. Мәктәп автобусларының ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Теләче районына ГАЗ-A66R33 маркалы 2 автобус бүләк итте. Махсуслаштырылган автобус 22 пассажир урынын үз эченә ала, балаларны йөртү өчен махсус система белән җиһазландырылган.