Ул китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.
Без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын безгә Яңа ел һәм аның белән безгә ылыслы, куанычлы, бәхетле кәеф, ак өметләр, күңелле бәйрәм килә. Бәйрәмдә һәрберебез матур шигырьләр сөйләргә яратабыз .Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 27 декабрь көнне “Ява карлар, яңа карлар” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрделәр. Бу чара клуб берләшмәсенә йөрүчеләр катнашында узды.Укучылар кышка, Яңа елга карата шигырьләр укыдылар.
Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәм!
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар,
барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим.
Якынлашып килүче Яңа 2021 ел Сезнең өчен,
игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын,
тормышыгызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен.
Яңа ел сулышы Сезгә яшәү дәрте өстәсен,
киләчәккә ышаныч, сөенечләр бүләк итсен!
29декабрь көнне, безнең Олы Мишә балалар бакчасында “Исәнме, Яңа ел!” дигән бәйрәм иртәсе булды. Балалар бәйрәмгә бик күп шигырьләр, җ ырлар, биюләр өйрәнгән иделәр. Кунак булып килгән Кыш бабай балаларга үзенең күчтәнәчләрен бик юмарт өләште. Шигырьләр тыңлады. Үзе дә алар белән биеде, җырлады. Балаларның зирәклеген сынады. Бәйрәм балаларга да, Кыш бабайга да бик ошады. Яңа 2021елда барыбызның да сәламәтлекләр корычтай нык , уңышларыбыз күп, гаиләләребез тату, имин булсын!
Олимпиадаларның муниципаль этабы ай ярымга якын дәвам итте. 28 фән буенча үткәрелгән олимпиадаларда, 3 – нче сыйнфтан башлап, урта һәм төп мәктәп укучылары катнашты. Катнашучыларның төп контингентын 7-11 сыйныф укучылары тәшкил итте.
Тиздән Яңа ел җитә - бу, мөгаен, өлкәннәр һәм балалар өчен дә иң яраткан бәйрәмдер. Балалар өчен Яңа ел бәйрәме– ул могҗиза, Кыш Бабай һәм Кар кызы килүе, аларның бүләкләр өләшүе.
29 нчы декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә “Укучыларның функциональ белемлелеге. Теләче урта гомумбелем мәктәбенең II чирек буенча укыту – тәрбия эше нәтиҗәләре.
2020 елның 28 декабрендә Әтнә районында көрәш буенча 2006 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Кыш бабай призына ачык турнир булып үтте. Барлыгы 8 районнан 91 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр чыгыш ясады.
25 декабрь көнне Мөслим районында йөзү буенча 2007 елгы һәм аннан дә яшьрәк кызлар һәм малайлар арасында ярышлар узды. Мөслим, Актаныш, Теләче районы егет-кызлары катнашты әлеге ярышларда. «Теләче» спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренерлар Заһидуллин Б.Х., Әхтәмов Р.Н. җитәкчелегендә бу турнирда катнашып кайттылар.
29 нчы декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы 6 нчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, район прокуроры урынбасары Р.Р. Зиннәтуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.