ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2020 ел
җомга

Әлеге олимпиадада Иске Җөри урта мәктәбенең  10 сыйныф укучысы Фәсхиева Диана катнашты (укытучысы Зәйнетдинова Диләрә Хәниф кызы).   

Теләче районы “Балалар иҗат үзәгене”нең “Туган як серләре” түгүрүгенә йөрүче укучылар бүген, 1 нче февраль көнне, Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән “Жить, помня о корнях своих”  дип исемләнгән VIII республик эзләнү эшләре конференциясендә катнашып кайттылар. Рахматуллин Сәйдәш “Әдәби туган як. Топономика.” номинациясендә катнашып, III  дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды. Садриева Галия һәм Хөсәенова Гөлназ “Туган як елъязмасы” номинациясендә катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Рахматуллина Н.В. га призер әзерләгәне өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. 

Теләче үзәк район хастаханәсе яшьләрне сәламәтлек саклау, социаль яклау, профилактик медицина системасына җәлеп итү максатыннан  «Ак халатлы фәрештәләр" медицина фестивале кысаларында  Ачык ишекләр көне үткәрде. Теләче, Югары Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа мәктәбе укучылары районда сәламәтлекне саклау торышы һәм шифаханә белән таныштылар.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Шушы акция кысаларында 5 февраль көнне китапханәче авыл җирлегендәге оешмаларда булды һәм андагы эшчеләрне яңа китаплар белән таныштырды.

2 нче февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсе  Свердлау өлкәсе Талицк район китапханәсе үткәргән «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китап укыйбыз» акциясенә кушылды һәм диплом  белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татарстан Республикасында 2020 елда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә дәүләт органнары җитәкчеләре белән.

Шул уңайдан районыбыз башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Теләче үзәк китапханәсендә  булып, китапханә эшчәнлеге белән таныштылар. Кунакларга шифалы үләннәрдән ясалган чәй тәкъдим ителде.

5нче февраль көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче №2 балалар бакчасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Яшә, гасырдан гасырга чәчәк ат " исемле интеллектуаль уен уздырдылар. Уен барышында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар халык табышмакларына җавап эзләделәр, туган як тарихына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Уен ахырында балаларга «Сандугач» һәм «Хезмәтче куян» исемле мультипликацион фильмнар күрсәтелде. Бу фильмнар аша  балалар татар халкынынң милли гореф-гадәтләре, яшәеше турында мәгълүмат алдылар. Мондый чаралар балаларда туган як өчен горурлык хисе тәрбияли, аларны күбрәк тарих белән кызыксынырга этәргеч бирә.

Очрашуга әлеге темага битараф булмаган укучылар килде.   Балалар Җиңүнең нинди бәя белән яулануын, фашистларны тар-мар итүдә партизаннар хәрәкәтенең роле, партизан отрядлары, легендар разведчиклар: Николай Кузнецов, Рихард Зорге ләр» турында белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International