Баландыш авыл китапханәсе, авыл җирлегенең 2019 елгы эшенә йомгак ясап, "Авыл сулышы" газетасын чыгарды. Гәҗит халыкка халык җыенында тәкъдим ителде.
26 нчы гыйнвар көнне, Айдар авыл китапханәсендә Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан, «900 көн батырлык» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Укучыларга Ватан тарихында онытылмас сәхифә булган Ленинград шәһәре блокадасы, бу дәһшәтле көннәрдә халыкның кичергәннәре турында сөйләнде. Әңгәмә барышында Ленинградны саклауда һәм азат итүдә катнашкан авылдашыбыз Камалов Әхәт Бәдри улының исемен дә зур хөрмәт белән искә алдык. Әлеге тема буенча «Батырлыгыңны без онытмыйбыз, блокадалы Ленинград» дигән презентация күрсәтелде. Чара ахырында балалар Ленинград сугышы елларындагы фотоматериаллар һәм сугыш чорын яктырткан китаплар белән таныштылар, "Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите "дигән мәгълүмати буклетлар алдылар.
Студент тормышы – иң күңелле, өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, ә җитди эшләр чоры да, аның да үз авырлыклары була. Чөнки, чын студент күп белергә, күп нәрсәләр белән мавыгырга, китап белән дус булырга тиеш.Ә менә шул очракта студентка, төрле китапларга бай булган - китапханә фонды ярдәмгә килә.
Безнең тылсымлы, ягымлы дустыбыз буларак, китап безне гаҗәеп һәм мавыктыргыч дөньяга алып керә, җир һәм космос турында, туган илебездәге һәм башка илдәге балалар тормышы турында сөйли, күренекле кешеләр белән таныштыра. Китап укыган саен без акыллырак, көчлерәк, ягымлырак була барабыз.
25 гыйнвар көнне Шараш авыл китапханәсендә «Итак, она звалась Татьяной…» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде. Әлеге күргәзмәдә бәйрәм турында һәм төрле илләрдә ничек билгеләп үтелүләре турында сөйләүче китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Татьяна көненә Татьяна исеме язылган китаплар тупланды.
2020 елның 27 гыйнвар көнне Сауш авылында яшәүче тыл ветераны Сафиуллина Хаирибә Мөхәмәтҗан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хаирибә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Узәк авыл җирлеге башлыгы җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
25 гыйнвар көнне Яшел Үзән районында 2003-2006 елда туган Һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ачык турнир булып үтте.
Барлыгы 150 яшь спортчы катнашкан әлеге турнирда безнен спорт мәктәбе көрәшчеләре дә чыгыш ясады.
“Теләче” спорт мәктәбе командасы данын Теләче, Олы Мәтәскә, Иске Җөри урта мәктәбе кызлары яклады. Барлыгы 5 команда катнашты: Кукмарадан-2 команда, Киров өлкәсеннән, Теләче районныннан һәм Алабуга шәһәрләреннән-1 команда. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 4 урында калды.
25 гыйнвар көнне Арча районының Кенәр авылында 2006 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча "Көчлеләр турниры" булып узды. Барлыгы 6 команда катнашкан ярышларда " Теләче" спорт мәктәбе данын Теләче урта мәктәбе (тренеры Зәкиев Ә.Х.), Шәтке урта мәктәбе (тренеры Габделхаев Р.Х.), Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызлары (тренеры Шәяхмәтов Ш.А.) яклады.
Айдар мәдәният йорты директоры, китапханә белән берлектә Ленинград шәһәре блокадасы, шәһәр халкының бу дәһшәтле көннәрдә кичергәннәре, талоннар буенча таратылган икмәк ярдәмендә ничек исән калулары турында сөйләделәр. Шулай ук якташларыбыз, Ленинград блокадасын өзүдә катнашучылар белән дә таныштырдылар. Буклетлар ярдәмендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның мәгълүматлары, архив фоторәсемнәре тәкъдим ителде.