2020 елның 27 гыйнвар көнендә Саба районы Елыш авылында туып үскән, хәзерге көндә Баландыш авылында яшәүче тыл ветераны Тимергалиева Миннегәләм Сираҗетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Миннегәләм апага Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның теләкләрен, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды.
27 январь көнне Баландыш авылы җирлегендә халык җыены булды. Җыенда Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хазипов Назип Накипович һәм башка оешма җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Баландыш төп мәктәбе директоры Хузин Й.Р. мәктәпнең 2019 елдагы эшчәнлегенә анализ ясап утте.
Сәламәтлекнең нигезе, мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Кечкенәдән сәламәтлеге турында кайгырмаган кеше, олыгайгач аны кире кайтара алмый. Шуңа күрә, Теләче 3нче балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп бурычлары булып-балаларның организмын ныгыту, сәламәтләндерү һәм чыныктыру чаралары куллану тора.
Балалар иҗат үзәгеннең Олы Мишә мәктәбе базасында эшләп килүче “Экологик патруль” түгәрәге укучысы Шигабутдинова Рәмилә (җитәкчесе- Баширова Нурия Ильдусовна) Түбән Кама шәһәрендә узган XIII нче республика күләм фәнни-гамәли экология конференциясендә “Экоград” та матур чыгыш ясап 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде! Котлыйбыз!
Балалар иҗат үзәгененең өстәмә белем бирү педагоглары Набиуллина Рафиля Рафилевна и Шаипова Раъно Исамовна “Мәгариф системасында халык костюмын тарихи-мәдәни обүект буларак өйрәнү” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Әлеге чарада 60 тан артык кеше катнашты.
21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. 1-21 нче гыйнвар көннәрендә x Дөньякүләм онлайн марафонда Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова да катнашты.
Ямбулат авылы китапханәсендә күренекле язучы, публицист һәм тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудовның тууына 120 ел тулуга багышланган «Көрәшче, язучы, тәрҗемәче» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Гөлия Шакурова язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
27 нче гыйнвар көнне Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Стоек и бессмертен Ленинград, он не сломлен, он не покорится» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Укучылар сугыш, блокад, Нева шәһәр халкының батырлыгы һәм фидакарьлеге турында сөйләделәр, «Блокада Ленинграда» исемле презентация карадылар.
27 гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбенең озынайтылган көн группасында тәрбияче Л.Р. Кыямова Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара үткәрде. Озынайтылган көн группасында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы тарихы турында истәлекләр укып өйрәнделәр. Кроссворд уены барышында Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган сүзләрне таптылар . Чара бик күңелле үтте.
Бу дата уңаеннан Баландыш авыл китапханәсе “Хәтер белән без мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Аның төп максаты - Бөек Ватан сугышы геройлары турында хәтерне саклау.