Китапханәгә йөрү - кызыклы һәм файдалы шөгыль. Ә уен барышында аның белән якыннанрак танышу тагын да мавыктыргычрак. Китапханә дөньясына сәяхәт итеп, яшүсмерләр станцияләр буйлап узып, анда аларга классик әсәрләр турындагы табышмакларны чишәргә, алдагы биремнәр өчен күрсәтмәләр булган яшерелгән китапларны табарга кирәк иде. Бу уен гына түгел, ә яшьләрнең игътибарын әдәбиятка җәлеп итүнең менә дигән ысулы. Чара нәтиҗәсендә яшүсмерләр мәгълүмат дәрәҗәсен һәм китапханәгә, китапка, укуга булган кызыксынулары артты.
Китапханәче җитәкчелегендәге укучылар чәчәкләр ясау белән бик кызыксынып шөгыльләнделәр. Балалар бик тырышып, матур чәчәкләр ясадылар. Әлеге мастер-класс үз куллары белән матурлык булдырырга гына өйрәтми, ә балаларны кызыклы һәм файдалы эшкә дә җәлеп итә.
16 нчы гыйнвар көнне жаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте җитәкчесе Гыйләҗетдинов Фәрит Фарукович белән 7-11 сыйныф укучылары арасында очрашу үткәрелде. Ул авыл хуҗалыгы тармагы, анда эш үзенчәлекләре, вакансияләр белән таныштырды. Без мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге очрашуда катнаштык. Аның белән очрашуга мәктәпне тәмамлап , авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап кайтып, хәзер хуҗалыкта инженер булып эшләүче яшь белгеч Рүзәл Габдуллин да килгән иде. Ул укучыларны уку тәртипләре, үзенең эше белән таныштырды.
Яшь укучылар олыларның һәм балаларның Бөек Ватан сугышы вакытындагы авыр тормышы, әлеге сынауларны кичергән кешеләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында белделәр.
15 гыйнварда Биектау шәһәрендә 2024-2025 уку елында Татарстан Республикасы гомуми белем учреждениеләре командалары арасында («Күн туп – мәктәп футбол лигасы» футзалы буенча Бөтенроссия ярышлары кысаларында) 2009-2010 елгы кызлар, 2011-2012 елгы егетләр арасында мини – футбол (футзал) буенча Республика сайлап алу ярышлары узды. Безнең егетләр 1 нче урынны һәм Түбән Новгородка юлламаны, Теләче урта мәктәбеннән кызлар 3 нче урынны алдылар. Тренерлары: өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинов Илнар Камил улы. Физик культура укытучысы Хәкимов Рафил Рефат улы.
Шәйхи Маннурның иҗаты күпкырлы. Ул – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятына зур өлеш керткән күренекле әдипләрнең берсе. Үзе исән чагында Ш.Маннурның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. 17 нче гыйнвар көнне язучының тууына 120 ел тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Әдәбиятыбызның ак йөзе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә китапханә фондында булган һәм аның тормышын, иҗатын яктырткан китаплар урын алды.
17 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулуга "Әдәбиятыбызның ак йөзе" исемле китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Язучы балалар өчен дә, өлкәнәр өчен дә иҗат итә. Ул үзен төрле жанрларда сыный. Без аның шигърияттә дә бай мирасын күрәбез. Безнең максат: китап укучыларны язучының иҗаты белән таныштыру.
Бу хакта еш кына медицина хезмәткәрләре, ата-аналар, укытучылар сөйли. Тәмәке тартучы кеше әйләнә-тирәсендәге кешеләргә дә зыян китерә. Алар да төтенле һаваны суларга мәҗбүр. Ә тәмәке төтенендә бик күп агулы кушылмалар бар. Китапханәдә укучылар игътибарына тәмәке барлыкка килү тарихы, тәмәке тартуның кеше организмына тискәре йогынтысы һәм тәмәке тартучы кешеләрнең үзләрен генә түгел, әйләнә –тирәдәгеләрне дә нинди куркыныч астына куюы турында «Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян салу» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә китаплар тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт булдыруга, тәмәкедән баш тарту күнекмәләрен формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешенең өстенлеге турындагы күзаллауларны үстерүгә юнәлдерелгән.
Язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов тууына 125 ел
16 нчы гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә якташыбыз, язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудовка 125 ел туу уңаеннан чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучыларны язучы Мәхмүд Максудның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның батырлыгын күрсәтү һәм биографиясен өйрәнү.
Бу күргәзмә белән танышкан һәркем үз иле өчен горурланып, шулай ук Ватанны саклауның мөһимлеге һәм аның дөньядагы тарихи роле турында белә алачак. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк, яңа басмалар белән тулыландырылачак һәм яңартылачак.