ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

23 сентябрьдә  язучы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тула. Әлеге дата уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Кешелеклелекнең дәвамы - батырлык” исемле китап күргәзмәсе куелды.

Татарстан  Республикасында    1,4 млн гектар мәйданда  ашлык  җыелды.     Аграрийлар   4,2 млн тонна  ашлык  җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык     30 центнер  тәшкил  итә.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров әйтте.   

“Казан” агросәнәгать паркында  “Бакчачы көне” күргәзмәсе  ачылды.  Бу  мәйданчыкта  республика бакчачылары  бәйрәме   икенгче  мәртәбә  уздырыла,  анда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы РӘисе  урынбасары  Марат  Әхмәтов  һәм Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров катнашты.  

Шимбә көнне, 21 сентябрьдә,    Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә   авыл  хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча  гадәттәге  ярминкәләр  эшли  башлый.    Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр, аның  социаль  әһәмияте  бик  зур.  

22 сентябрь – язучы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тула. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Галиҗәнап эзтабар язучы” исемле китап күргәзмәсе куелды. Ш. Рәкыйповның беренче әдәби очерклары, хикәяләре, нәсерләре һәм кече формадагы сәхнә әсәрләре матбугатта 1956 елдан күренә башлый.

21-22 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 2007-2008 елгы,2009 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре» яшүсмерләр турнирының 3 нче этабы узды.

22 сентябрь көнне язучы Шамил Ракыйповның тууына 90 ел тулу уңаеннан, “Галиҗәнәп эзтабар язучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Милли киемнәр - ул башка илдән килгән чүпрәк яки материя кисәге генә түгел, ә халыклар тарихы һәм аерым әкиятләр, легендалар һәм фольклор.

  21 нче сентябрьдә Теләче үзәк стадионында  йөгерү буенча көзге ярышлар үтте. Йөгерү ярышларында укучылар һәм укытучылар актив катнаштылар.

    21 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә милли киемнәр  турында дәресләр һәм кичәләр үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International