ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә һәр атнаның сишәмбе көнендә юл йөрү кагыйдәләренә һәм юлда балалар куркынычсызлыгына багышланган сыйныф сәгатьләре  үтә.

20 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында «Терроризм-угроза человечеству» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате булып узды.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Яшь эшкуар (яңа  эш  башлаучы  фермер) мәктәбе  кысаларында  Татарстанның  аграр яшьләр  берләшмәсе  тарафыннан  оештырылган  түгәрәк  өстәл  узды.  Очрашу  барышында  агросәнәгать комплексы өлкәсендәге  яшь белгечләр  өчен  үсеш    перспективалары  турында  фикер алыштылар.  

19 сентябрьдә Алан урта гомумбелем  бирү мәктәбе укучылары армрестлинг ярышларында чыгыш ясады.

19 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә СНТ туган көнгә багышланган сбор үтте.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

21 сентябрьдә барлык спорт сөючеләрне стадионда көтеп калабыз!

2019 елнын 19 сентябрендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе  балалар сәламәтләндерү үзәге һәм “Олимп” яшьләр үзәге белән берлектә 2004-2006, 2001-2003  нче  елларда  туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.

Ярышта барлыгы 10 мәктәптән  190 укучы катнашты.

18 сентябрь көнне Сауш авылы китапханәсе фонды район китапханәсенең комплектование бүлегеннән алып кайтылган 39 данә (20 - зурлар өчен, 19 - балалар өчен) яңа китаплар белән тулыландырылды.

Анда ата-аналар өчен көзге муллык әзерләү буенча китаплар, яшь китап укучылар өчен көз турында шигырьләр һәм хикәяләр җыентыклары тәкъдим ителгән. 

18 сентябрь көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында «Уку елы башлану - балалар бакчасы, ата - аналар һәм аның тәрбияләнүчеләре тормышында яңа этап башлану» темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.  Бакча мөдире Габделхакова Г. В. ата-аналарны белем бирү эшенең үзенчәлекләре , мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең яңа уку елына бурычлары белән таныштыру, балаларның сәламәтлеген формалаштыру, саклау һәм ныгыту, гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә ата-аналарның белем дәрәҗәсен күтәрү бурычлары куйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International