25 июль көнне Әбде авыл китапханәсендә, Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 80 ел тулу уңаеннан, китап күргәзмәсе эшләнде.
24 июль көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Тюлячинка” ял паркында Фәнил Галиевның 80 яшьлеге уңаеннан, иҗатына багышлап викторина уздырдылар. Чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап биреп, Фәнил Галиевның иҗатын тирәнтен өйрәнделәр. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән белешмәлекләр дә зур кызыксыну уятты.
18 июль көнне “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” республика конкурсы кысаларында Олы Нырсы авыл клубында, эшләп килүче клуб берләшмәләренең иҗат концерты булды.
Айдар авыл китапханәсе сезгә буш вакытыгызны файдалы итеп уздыру өчен: яңалыклар белергә, иҗат белән шөгыльләнергә, яраткан китап -журналлар белән танышырга ярдәм итәчәк.
Балалар өчен кычкырып китап укулар, китаплар буенча фикер алышулар, әңгәмәләр, викториналар, уеннар балаларның буш вакытларын кызыклы гына түгел, файдалы итеп уздырырга да мөмкинлек бирәчәк.
24 июль көнне китапханә "Библиоалан" да балалар өчен «Бергәләп укыйбыз!» дип исемләнгән кычкырып укулар оештырды.
24 июль көнне “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” республика конкурсы кысаларында Олы Тиләҗе авыл клубында, эшләп килүче клуб берләшмәләренең иҗат концерты булды.
Балалар кече яштән үк тикшерергә, эзләнергә яраталар, ә җәй - кояш яктылыгы, җил, су, ком белән тәҗрибә уздыру өчен иң яхшы чор. Җәй көне генә пычранудан һәм чыланудан курыкмыйча, туйганчы тәҗрибәләр ясап була.
24 июль көнне “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” республика конкурсы кысаларында Түбән Саурыш авыл клубында, эшләп килүче клуб берләшмәләренең иҗат концерты булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 14 – 18 август көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узачак азык-төлек продуктларының беренче махсуслаштырылган «Натураль продуктлар ярминкәсе» күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Шахмат- уены, ул балаларга бик күп шатлык, ләззәт һәм аларның акыл үсеше өчен нәтиҗәле чара. Шахмат уены фикерләүне тәртипкә сала, бала җыела, үз-үзен тәнкыйтьли башлый, мөстәкыйль уйларга, карарлар кабул итәргә өйрәнә. Шул ук вакытта шахмат - дустанә һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә торган аралашу өчен менә дигән форсат.