Екатериновка авылында Изге Чишмәдә Балалар белән булдылар . Туган якның матурлыгы турында әңгәмә үткәрелде .
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе, ваклап сату буенча «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында семинар узды. Чараның максаты - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җитештерелә торган продукцияне эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләре аша сатарга булышу. Семинарны турыдан-туры трансляцияләү, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының YouTube-каналында алып барды. Чарада катнаша алмаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре видеоязманы теләсә кайчан карый алалар.
Барлык катнашучылар да җәй, ял һәм күңел ачу дөньясына чумдылар. Үзләренең яраткан китапларын һәм журналларын укыдылар, кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга, викторина сорауларына җавап биреп, үз эрудицияләрен күрсәттеләр. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан якташыбыз Рәүф Сабиров турында мәгълүмат тупладылар. Балалар күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштылар.
26 июль көнне Шармаш авылында "Иң яхшы авыл клубы" дигән республика конкурсы кысаларында, клуб оешмаларының концерты булды.
Татарстанда урып-җыю кампаниясе башлану турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Әңгәмәдә балалар: малайлар һәм кызлар катнашты. Әңгәмәнең максаты: балаларның чәчәкләр һәм аларның төрлелеге турында белемнәрен тирәнәйтү. Чәчәкләргә сакчыл караш формалаштыру, чәчәкләрне карау теләген үстерү. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү. Балалар табигатькә сакчыл һәм кайгыртучан караш кирәклеген аңлыйлар. Табигый тирәлектә үз-үзеңне тоту нормаларын үзләштерделәр, практик эшчәнлектә дә, көнкүрештә дә аларны үтәделәр. Табигать объектларына актив караш күрсәтәләр (табигатькә карата кайгыртучанлык, башка кешеләрнең гамәлләрен бәяли белү).
Табигать матурлыгына сокланып, чәй һәм өйдэн алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланып эшләнгән эшкә йомгак ясадылар, киләчәккә планнар кордылар.
26 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә татар язучысы Фәнил Галиевка 80 яшь тулу уңаеннан «Туган ягым язучысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Якташ язучыларыбызның китаплары бик кирәк һәм алар кешеләр күңелендә һәрвакыт тере кайтаваз табалар. Алар туган як тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тоярга һәм аңларга ярдәм итә, туган як турында белемнәрне киңәйтә һәм баета. Ф. Галиевның тормышы һәм иҗаты белән танышу китап укучыларга аның әсәрләренең сәнгати дөреслекне, милли теленең матурлыгын, фикер һәм хисләренең тирәнлеген яхшырак аңларга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Бу атна Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында чәчәкләргә багышланган иде. Масатлары -чәчәкләр дөньясының күптөрлелеге турында күзаллауны ныгыту; элегрәк алган белемнәрне мөстәкыйль кулланырга өйрәтү; табигатьтә экологик-грамоталы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү; балаларда эмоциональ фикер һәм эстетик хисләр уяту.