ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

5 нче август көнне  Теләче  урта мәктәбендә информатика   укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә  укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең информацион- коммуникатив технологияләр  буенча методисты  Г.М. Шугаепова чыгыш ясады.

Теләче урта гомумбелем мәктәбендә кызу темплар белән яңа уку елына хәзерлек бара. Сыйныф бүлмәләре,коридорлар һәм мастерскойлар ремонтлана. Мәктәпнең  тирә-яны чүп үләннәреннән чистартыла.

Шуңа күрә өлкәннәрнең төп бурычы- балаларның куркынычсызлыгын  тәэмин итү.  Шушы максатларны күз алдында тотып бүген бакчада тәрбиячеләр«куркыныч бөҗәкләр " дигән  тема  астында әңгәмәләр, күзәтүләр  уздырдылар. Бу кечкенә һәм күренми торган бөҗәкләр арасында шөпшә, бал корты, соры корт, талпаннар  да бар. Әңгәмә барышында балалар куркыныч бөҗәкләр турында видео, рәсемнәр  карадылар һәм әлеге бөҗәкләр белән очрашуда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Бу бөҗәкләрнең тышкы кыяфәте, аларның үз-үзләрен тотышы үзенчәлекләре кагыйдәләре турында белемнәр генә балаларны кирәкмәгән нәтиҗәләрдән сакларга мөмкин. Табигатьнең дә үз кагыйдәләре бар. Аларны белү һәм үтәү күп кенә проблемаларны булдырмый калырга ярдәм итә.Аларның иң беренчесе һәм иң мөһиме: «Мин сиңа тимим, син дә миңа тимә!”

Искәртеп  узабыз,  27  июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  конкурс  башлану  турында  игълан  иткән  иде.  

Татарстанда  урып-җыю эшләренең  кызган  чагы.  Бу  чорда  янгын  куркынычсызлыгын  тәэмин  итү  аеруча  мөһим.  Бүгенге  көндә  бөртекле  культуралар чәчелгән кырларда, салам эскертләрендә янгыннарны  булдырмау  аеруча  җитди  һәм  куркыныч  проблемаларның  берсе, чөнки  алар  тиз  янып  китүчән  масса.    

Бу бәйрәм бик яшь.  Китапханә укучылары "Дуслык елмаюдан башлана" дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Халыкара Дуслык көнендә безнең китапханәдә чын дуслык турында китаплар күргәзмәсе ачылды.  Анда укучылар Виктор Драгунский, Николай Носов, Валентин Катаев, Эдуард Успенский, Агни Барто һәм башка бик күп авторларның әсәрләре геройлары белән очрашты. Беркем дә битараф калмады, чөнки күргәзмәдә китап укырга гына түгел, дуслык турында кроссворд та табарга мөмкин.  Барлык теләүчеләр дуслык турында мәкальләр искә төшерделәр.  Ә «Почемучки» клубының иң кечкенә укучылары «Зайка ушастик» китабын укыдылар.

Күргәзмәгә балаларда уңай хисләр тәрбияләүче һәм яхшы гамәлләр кылырга өйрәтүче китаплар куелды. Күргәзмәдәге китаплар аша укучылар рус һәм чит ил классикларының, шулай ук мавыктыргыч балачак дөньясына ишек ачучы замана авторларының әсәрләре, искитмәле ачышлар, күңелле фантазияләр белән таныша алалар. Аларны укып чыккач балаларның күңеле оптимизм, кәеф күтәренкелеге, якты хисләр белән баер дип өметләнәбез.

Безнеңчә,хайваннар белән аралашу балаларның психикасына һәрвакыт яхшы тәэсир итә, киеренкелек, эмоциональ тотрыксызлык, гиперактивлык өлешен төшерә.Фермага кадәр җәяү барып җиттек. Чөнки ул безнең балалар бакчасына якын урнашкан.

Татарстан  белән  чиктәш  ике  төбәктә  африка  дуңгызлар  чумасына  бәйле    мәсьәлә республикада  дуңгызчылык  белән  шөгыльләнүчеләр  өчен  бу  бик  мөһим.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  27  июльдә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте.    

Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  икмәк  кабул  итү  предприятиеләре белән  узган  эшче  киңәшмәдә  сөйләде,  ул  яңа  уңыш  ашлыгын  әзерләү  мәсьәләләренә  багышланган  иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International