6 май көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Самара балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип игълан иткән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу акциядә катнашып, Иске Җөри авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
Чара барышында балаларга бу бәйрәм, аның тарихы, гаиләдән кешенең тормышы башлануы, гаиләдә аның гражданин буларак формалашуы турында сөйләделәр. Гаилә-мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек һәм бәйлелек чыганагы. Чарада шулай ук гаилә турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады һәм балалар гаилә әгъзалары турында кызыклы табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында катнашучыларга символик кәгазь йөрәкләрдә үз гаиләсе өчен иң яхшы теләкләр язарга тәкъдим ителде.
18 май көнне язучы һәм прозаик Фаил Шафигуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә "Фаил Шафигуллин милләтебез горурлыгы " дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.Китапханәче китапханәгә килгән китап укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, әсәрләренә күзәтү ясады.
Казаклар авыл китапханәсе, Самара балалар китапханәсе игълан иткән "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара акциясенә кушылды. Әлеге акциядә катнашып Казаклар авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
Күргәзмәдә язучының китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алачак.
Посетители библиотеки могут ознакомиться с различными периодическими изданиями, получить информацию о газетах и журналах, которые не были получены ими. Һәркем яратып укый торган “Мәдәни җомга”, “Акчарлак”, “Ватаным Татарстан”, “Сөембикә”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Идел”, ”Казан утлары”, “Сәхнә” басмаларын алып укырга мөмкин.
1 нче апрельдан - 21 нче апрельга кадәр Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) оештырылды. Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. 15 нче май көнне Казанның УНИКС залында оештырылган йомгаклау кичәсендә Иске Җөри авылы китапханәчесе дә булды һәм диплом белән бүләкләнде.
« Халыкара гаилә көне » бәйрәме киң җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемаларын җәлеп итү максатыннан оештырыла. ... Бәхет һәр йортка керсен , өйдә бәлеш исе килсен, балаларның яңгыравыклы көлүләре яңгырасын, гаиләдә- һәрчак мәхәббәт булсын!
Шул датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Язучы, талант иясе Фаил Шәфигуллин” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Аның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. «Яңа ел бусагасында», «Гашыйк», «Дулкынга дулкын» исемле җыентыклары, 1960 елларның ахырыннан башлап күп санлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар...» (1979—1982), «Бер малай, өч аргамак» (1981) кебек повестьларын яза. Озак еллар буе «Казан утлары», «Чаян» журналларының һәм «Яшь ленинчы» газетасының редколлегия члены булып торды. Ул 1969 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
Шуңа күрә бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим. 15 май көнне Әбде мәдәният йортында китапханә белән берлектә «В кругу семьи " дип исемләнгән күңелле стартлар булып узды. Анда Әбде авыл җирлегеннән Семеновлар, Романовлар, Иглеповлар, Никитиннар гаиләләре катнашты. Балалар һәм аларның әти-әниләре барлык конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар. Һәр команда күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алды. Бәйрәм концерт программасы белән үрелеп барды. Чара ахырында барлык катнашучылар чәй табынына чакырылды.