ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Билгесез солдат көне - безнең халыкны берләштерүче, безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын истә алырга мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле дата.

3 декабрь илебез территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының хәрби батырлыгын мәңгеләштерү көне булып тора.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Билгесез солдат-билгесез герой” дигән батырлык дәресе уздырылды.

Инвалидлар — алар көчле ихтыярлы, батыр, дөньяны аерым күрүче, эчке яктан бай кешеләр. Аларның берсе хәрәкәт итүдә чикләнгән, икенчеләре дөньяның төсләрен күрү, аның күптөрле тавышларын ишетү мөмкинлегеннән мәхрүм. 

1нче декабрь көнне Баландыш авыл китапханәчесе авыл мәдәният йорты директоры белән берлектә, сәламәтлеге чикләнгән авылдашыбыз Рәмис Гарипов белән очрашып, хәлләрен белеп, аларның өйләрендә булып, күңелләренә җылылык өстәп күчтәнәчләр тапшырып кайтты.

Бу истәлекле көн илебез территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының хәрби батырлыгын мәңгеләштерү көне булып тора. Әлеге тарихи дата уңаеннан, 4 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Дан сиңа, солдат-җиңүче!» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә совет сугышчыларының дошман белән каты бәрелешләрдә күрсәткән каһарманлыклары, батырлыклары турында шигырьләр, мәкаләләр, хикәяләр урын алды.

Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара кысаларында Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре очрашу үткәрделәр. Очрашу тирә-юньдәгеләргә кайгырту, игътибар һәм ярдәм күрсәтү күренешенең мөһимлеген хәтерләтте. Мәдәният хезмәткәрләре чарада катнашучыларга җылы сүзләр һәм теләкләр бүләк иттеләр. Акциядә катнашып, алар сәламәтлеге чикләнгән балаларны социальләштерүгә ярдәм итә, аларның мәгълүмати, мәдәни һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә торган шартлар тудыралар.

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәп укучыларына “Илебез батырлары белән горурланабыз” дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрделәр. Укучылар әлеге көннең барлыкка килү тарихы, Ватан Геройлары белән танышты.  Алар арасында  якташларыбыз -  Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов,  Социалистик Хезмәт Геройлары Габделхак Галиев, Николай Капитонов һәм Гөлбикә Каримовалар бар.  Укучылар аларның  батырлыклары, казанышлары турында бик кызыксынып тыңладылар.  Әлеге чара укучыларда горурлык хисләре уятты.  

Шулай ук китапханәдә әлеге көн уңаеннан китап күргәзмәсе куелды.


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә дә “Батырлыгың синең мәңгелек!” исемле патриотик сәгать үткәрелде. Чара укучыларны “Билгесез солдат” көне тарихы белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү, туган якка мәхәббәт, туган илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып үткәрелде. Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә икәнен искәртеп узылды. Тема буенча китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.

3 декабрь көнне Шармаш авыл китапханәчесе Халыкара инвалидлар декадасына багышланган «Яхшы сүз белән бер — беребезне җылытабыз» дигән акция үткәрде. Аларга игътибар һәм игелекнең бер өлешен бүләк итү бик мөһим. Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән һәр кешегә игътибар, кайгыртучанлык, елмаю, яхшы мөнәсәбәт бүләк итәргә кирәк! Бу көнгә китапханәдә «Кешеләр алай бүленми» дигән күргәзмә оештырылган, анда авыр тормыш хәленә эләккән кешеләр турында китаплар тәкъдим ителгән.

Инвалидлар декадасы кысаларында, 3декабрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Моңлы күз карашлары» дигән аралашу чара үткәрделәр. Чара дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларыбызга нык сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләдек. Кайвакыт яхшы елмаю һәм дусларча аралашу кешене бәхетле итә ала. Алар китапханәгә килгән газет - җурналлар белән таныштылар, яңа кайткан китапларны яздырып өйләренә укырга алдылар.


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан 3 декабрь көнне, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җылылык көтә җирдә һәр кеше” акциясендә катнаштык һәм инвалидларның өйләренә барып үзебезнең ярдәм йөзеннән әзерләнгән күчтәнәчебезне тапшырдык. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү. Киләчәк буыныбыз да безнең кебек кешеләрнең мөмкинлекләре чикле булуын онытмасын иде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә йөрү традициясе гадәти тормышта да дәвам итәр дип өметләнәбез.

Без ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Совет һәм Россия сугышчыларын искә алабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International