Татарстан территориясендә санитар - экологик икеайлык "ЭКОвесна - 2019" старт алды, аңа Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе дә һәр атна саен кушылды. Ул китапханә территориясендә җыештыру эшләрен башкарды.
25 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә “Күңелләрдә яши Тукай моңы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Балалар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Аның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган презентация белән таныштылар. “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятен карадылар, әкиятләренә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара бөек шагыйребезнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы буенча Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР баш инспекторы – майоры Темерханов Л. М. белән берлектә 24 апрельдә янгын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча учреждение хезмәткәрләренә күнекмәләр үткәрелде. Өйрәнүләрне үткәргәннән соң, җыелышта хезмәткәрләр эш нәтиҗәләрен анализладылар. Янгын куркынычсызлыгы техникасы буенча өстәмә инструктаж үткәрелде.
25 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.
Зал Тукай портреты, әсәрләре буенча эшләнгән кул эшләре белән бизәлгән иде.
25 апрель көнне Казанда туган телләр форумы үткәрелде. Анда VII Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләделәр. Безнең мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Гыйльманова Мәликә әлеге мәртәбәле бәйгедә призлы урын яулады. Диплом һәм бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тапшырды. Бүләкләү тантанасында Мәликәнең укытучысы Д.Г.Гатауллина һәм әнисе А.М.Хәсәнова катнаштылар.
Бүген, 25 апрель, Баландыш төп мәктәбенең 4 нче класс укучысы Заһидуллина Нурфия ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ,ТР язучылар берлеге тарафыннан оештырылган “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә “Өметле киләчәк” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. (Җитәкчесе-Заһидуллина Ә.Н). Котлыйбыз сезне!
25 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак "клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде.Кичә барышында балалар язучының шигырьләрен сөйләделәр аның тормыш юлы белән бәйле булган викторина сорауларына җавап бирделәр.
25 апрель көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасында Бөтендөнъя татар конгрессы һәм Әтнә муниципль районы мәгариф бүлеге ярдәме белән Бөтенроссия татар балалары видеофестивале узды. Анда Балалар иҗат үзәгеннән Мәхмүтова Диләрә “Музыкаль клип” төркемендә “Бәхетле бала” музыкаль клибы белән уңышлы чыгыш ясап 1 урынны алып фестиваль конкурснң Дипломы белән буләкләнде. Җитәкчесе Мәхмүтова З.Ш.
Җир көне-үзенчәлекле бәйрәм, чөнки безнең планета бу көнне туган көнен билгеләп үтә. 18нче апрельдән 22 апрель аралыгында безнең Теләче беренче балалар бакчасы да әлеге күркәм вакыйганы билгеләп үтте. Бу атна кысаларында педагоглар балаларга планета турында сөйләделәр. Балалар глобус белән таныштылар, җирне ни өчен зәңгәр планета дип атаулары турында белделәр. Җиргә куркыныч янавы һәм ул бездән – кешеләр тарафыннан булуы турында сөйләштеләр. Балалар экологик турнирда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Рәсем шөгылендә балалар табигатьне белергә һәм аңларга өйрәнделәр. Алар рәсемгә планетага үз карашларын төшерделәр. Саф һавада йөрү вакытында зурлар төркеме балалары бакчатерриториясен чистартуда актив катнаштылар. Чараның төп максаты-бөтен кешеләрнең игътибарын әйләнә - тирәлек проблемаларына җәлеп итү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда шәхеснең экологик аңлы культурасын формалаштыру , безнең планетага-җиребезгә карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү иде.
Ул төрле чордаш әсәрләр иҗат итте. Аның ярдәме белән әдәбиятта яңа идеяләр, тормышка яңа караш барлыкка килде. Балалар " Ромео һәм Джульетта« Король Лир” әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Шекспирның гаять зур шигъри бүләге укучылар тарафыннан һәрчак зур кызыксыну белән кабул ителә.