Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән барыгызны да 1 май яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Яз һәм хезмәт бәйрәме кешелекнең иң мөһим кыйммәтләре - ирек, гаделлек, теләктәшлек сыйфатларын чагылдыра. Ул - изге эшләргә, хезмәт казанышларына рухландыручы бәйрәм. Ә хезмәт, мәгълүм булганча, төрле буын һәм төрле карашлы кешеләрне берләштерә.
2019 елның 27 апрель көнендә Субаш авылында яшәүче тыл ветераны Кузьмина Федосия Павловнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Федосия апага Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Әлеге акциядә Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Барлык катнашучылар да уртак хезмәттән уңай тәэсирләр алдылар.
17- 24 нче апрель көннәрендә Теләче урта мәктәбендә, Татарстан Республикасында үткән V Бөтенроссия финанс белемнәре атналыгы кысаларында, укучыларның финанс белемнәрен күтәрү максатыннан дәресләр үткәрелде Укучылар финанс өлкәсендә белемнәрен киңәйтеләр, бик куп төрле сорауларга җаваплар таптылар.
26 нчы апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган Шигырь бәйрәмендә катнаштылар. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар җырладылар. Бәйрәм Габдулла Тукайның “ Туган тел” шигыре белән тәмамланды. Кичә бик күңелле үтте, барысына да ошады.
25 апрель көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Бу юлы сүз шагыйрь һәм аның иҗаты турында барды. Күргәзмә материаллары белән танышып, укучылар Габдулла Тукайның бөек татар шагыйре икәнлеген белделәр. Аның үлемсез поэзия йөз елдан артык кешедә иң яхшы хисләр уята. Тукай турында сөйләгәндә, без «балачакта бәйрәм», «Туган тел» шигырьләрен укыдык. Әлеге әңгәмә «Габдулла Тукай безнең белән балачактан" дип исемләнгән презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Күргәзмәдә бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында аерым папка - альбом белән бизәлгән мәгълүматлар тәкъдим ителде.
Тукайның тормыш юлы белән таныштырылды, нәниләр өчен булган китаплары турында сөйләнелде, шигырьләре укылды. Шулай ук аның әсәрләренә нигезләнеп ясалган мультфильмнар күрсәтелде.
Тукай туган көн республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә һәм инде моннан бер гасырга якын элек язылсалар да, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Айдар авыл китапханәсендә дә әдәбият күгендә якты кояш булып балкыган шагыйребезнең иҗатын яктырткан “Шигырьләрең тынгы белми, гизеп йөри илләр арасын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе атна дәвамында китап укучыларга тәкъдим ителде.
Очрашу вакытында Тимур белән Г.Тукай әкиятләрен бик теләп укыдылар. Аеруча “Шүрәле” әкиятен яратып укыды.