Бәйге 3-5 яшькә, 6-9 яшькә, 10-14 яшькә кадәр һәм 15 яшьтән өлкәнрәк балалар арасында узды. 23 апрель көнне комиссия аларга нәтиҗә ясады. Бәйге нәтиҗәләре 26 апрель көнне Теләченең ял паркында узачак шигърият бәйрәмендә игълан ителәчәк. Бу көнне балаларыбызның иҗади эшләре белән дә тулысынча «Тукай әкиятләре дөньясында» дигән кургәзмәдә танышып булачак.
24 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында, район балалар китапханәсе каршында эшләп килүче «Гөрләвек» клубына йөрүчеләр белән «Катя һәм төлке» дип исемләнгән курчак театры тамашасы күрсәттеләр. Спектакль барышында тамашачылар үзләре дә актив катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, разминка һәм паузалар вакытында музыка ритмына хәрәкәтләр ясадылар. Курчак театры аша китапка мәхәббәт тәрбияләү традицион эш алымнарының берсе булып тора. Бала курчакны тере әйбер итеп кабул итә, әкияттәге геройлар өчен борчыла һәм яхшылыкның явызлыкны җиңеп чыгуына ышана. Алга таба без «Гөрләвек» клубына йөрүчеләрнең санын арттырырга, андагы репертуарны киңәйтергә һәм чыгышларны балалар бакчаларында гына ясау белән чикләнмәскә дип планлаштырабыз.
Әлеге очрашуның темасы - "Бакчачыга киңәшләр". Башта түгәрәк өстәл артында таныштык, соңрак бакчачылык темасы буенча фикер алыштык. Клуб әгъзалары үзләрен кызыксындырган сорауларны актив бирделәр. Әңгәмә бик җылы һәм кызыклы үтте.
22 апрель - Бөтендөнья Җир көне. Бу бәйрәм алдыннан "Туган төбәгеңне чүп чардан чистарткан чакта селфи эшлә!" - дип исемләнгән экологик десант оештырылды. Без, кешеләрнеке кебек, табигатьнең дә бәйрәмнәре булуын белдек. Һәм шуларның берсе-Халыкара Җир көне. Бу чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме. Куркыныч экологик һәлакәтләр турында искә алу көне. Ул планетабызга сакчыл мөнәсәбәт-җирдә барлык кешеләрнең эше дип ассызыклый. Безнең планета куркынычлык тудыра һәм әгәр шулай дәвам итсә , безнең җир чүп-чар куче булачак дигән нәтиҗәләр ясалды.Мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук авылның һәм мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәгә яратып йөрүче активистлары җирле сулыклар һәм елгалар, юл территорияләрен чүп-чардан арындырдылар.
24 апрель көнне Шәдкенең балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләре Касимова Гузалия Сайфулловна белән, танышу максатыннан, мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис иттеләр.
Балалар татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М белән Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләрен искә төшерделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Нәниләрнең күңеленә бу тамаша аеруча хуш килде. Бәйрәмне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладылар. Еллар үтү белән, Г. Тукай әсәрләренең тирән мәгънәле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанабыз. Ул безнең өчен бөек шагыйрь генә түгел, ә татар тормышы һәм аның тарихына эз салучы шәхес тә әле. Тукай әле хаман да әсәрләре аша, шушы авыр тормышта үзеңә туры юл табарга, дөрес яшәргә өйрәтә.
Әнгәмәдә мәктэп укучыларына терроризмның жәмгыятькә бик зур зыянлы булуы хакында әйтелде. Шулай ук, укучылар терроризм хакында үзара дискуссия да үткәрделәр.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан 25 апрель конне Максабаш авылы мәдәният йорты директоры китапханәче һәм Максабаш авылы балалар бакчасы тэрбиячесе белэн берлектә балалар бакчасында «Туган тел бэйрәме» үткәрделәр. Мәдәният йорты директоры Алинә Сөнгатуллина һәм китапханәче Лилия Мингазова балаларны Г.Тукайның биографиясе белән таныштырдылар, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр. Балалар бик теләп үзләре өйрәнгән Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр, соныннан кумэк «Туган тел» жыры башкарылды.
26 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара акция үткәрелә. Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үзләренең белемнәрен тикшерергә уйлаган һәрбер кеше Теләче урта мәктәбенә килеп акциядә катнаша ала.
Организаторы, среди которых молодежные парламенты России и Российское военно-историческое общество, отмечают, что в этом году участники теста, которые придут писать его на площадки, смогут увидеть небольшой фильм об Освободительной операции СССР в Европе. Этот же видеоматериал покажут и на зарубежных площадках в более чем 40 странах.
Проверить знания можно будет на специальных площадках и он-лайн сайте проекта. Всю дополнительная информация на сайте проекта – кдгр.рф.