Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Терроризм гасыр афәте!” дип исемләнгән информация сәгате үтте.
Чарада катнашу өчен мәктәп балалары чакырылган иде. Очрашу Казаклар авыл китапханәсендә узды.
Толерантлык мәсьәләсе хәзер бөтен дөньяның игътибар үзәгендә. Әлеге көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Халыклар дуслыгы-террорга каршы корал» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты: тынычлык сөючәнлек тәрбияләү, башка кешеләрне кабул итү һәм аңлау, алар белән уңай мөнәсәбәттә булу, көч куллануга һәм агрессиягә теләсә нинди формада тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.Чарада катнашучылар толерантлык, толерант мөнәсәбәт, теләктәшлек, шәфкатьлелек, яхшылык төшенчәләре белән таныштылар. Төрле фикерләр алышынды: кешеләр барысы да төрле, һәркемнең үз үзенчәлекләре бар, һәр кешенең эчке дөньясы турында әйтеп тә торасы юк. Дуслык, хөрмәт, түземлелек, алар нинди яхшы эшләр һәм гамәлләр кылырга мөмкин икәнлеге турында уйландылар.Чара барышында катнашучыларның үзләренә һәм кешеләргә, аларның мәдәниятенә хөрмәте турында да сөйләшенде.
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга туган телдә тәрбияләүне һәм укытуны гамәлгә ашыручы педагоглар арасында республика конкурсы йомгаклары буенча Тәрбиячебез Айгөл Рафаэлевна җиңүче булды.
Грант алуыгыз белән котлыйбыз! Бу сезнең соңгы җиңүегез булмасын, алга таба да җиңүләрегез күп булсын!
Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Сәетов Самир (тәрбиячесе Сәетова Д.Р.), Шакиров Амирхан (тәрбиячесе Шакирова Г. И.) «Бозда һәм суда уяу булырмын» дигән республика рәсем һәм видеороликлар бәйгесендә катнаштылар. Әлеге бәйгедә «Бозда куркынычсызлык» дигән видеосы җибәрелгән иде. Бәйге йомгаклары буенча безнең тәрбияләнүчеләр җиңүче булдылар. Бүләкләү өчен алар Казан шәһәренә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәгенә чакырылдылар, анда аларга диплом һәм җиңүче кубогы тапшырылды! Яшь җиңүчеләрне котлыйбыз!
Базарлы Матак авылында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында бадминтон буенча «Проба пера » республика ярышлары узды. Ярышлар ике яшьтә узды.
14-17 ноябрь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 2012-2013 нче елгы егетләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Теләче районы данын Шәтке, Теләче, Иске Җөри урта мәктәбе егетләре җыелма командасы яклады.
Өстәмә белем бирү педагогы Рамил Рәсип улы Гатиятов җитәкчелегендә 10 кешедән торган укучылар өстәл теннисы буенча ОРСМ « Идел» Беренчелегендә катнаштылар. Уеннар нәтиҗәләре буенча Зәйниев Булат 2 урынны алды.
Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2024-2025 елгы сезонның баскетбол буенча «КЭС-баскет» ярышларының муниципаль этабы узды.
Толерантлык көне - ел саен үткәрелә торган халыкара инициатива. Бу көн безнең бер-беребезне ничек бар шулай кабул итәргә тиешлегебезне һәм һәркайсыбызның үз фикеренә һәм үз мәдәниятенә хокукы барлыгын искәртү булып тора. Шул уңайдан Субаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә аралашу сәгате формасында чара үткәрде һәм «Толерантлык – тынычлыкка юл» презентациясенең видеосын карады. Әлеге чараның максаты-китап укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштыру, толерантлык турында дөрес күзаллау һәм ачыклау. Китапханәдә "Китап безне дуслашырга өйрәтә” дигән китап күргәзмәсе әзерләнде һәм күзәтү ясалды.
Халыкара Толерантлык көненә карата 15 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Без толерантлык яклы” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Толерантлык турында сорау хәзер игътибар үзәгендә. Нәрсә соң ул толерантлык? Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән: толерантлык — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек. Ә чит телләр сүзлегендә «толерантлык — чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек» дип бирелә.