ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 28 ноябрендә Кукмара шәһәрендә, өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның яшүсмерләр командасы, 2007- 2008 елда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче урынны алды. Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче урынны алып финалга чыкты. Финал уеннары 2024 елның декабрендә Буа шәһәрендә узачак.

27 ноябрь көнне Теләченең "Киләчәк" яшьләр үзәгендә Теләче җирлекара китапханәсе оештырган "Сүзләр балкышы" нәфис сүз бәйгесенең йомгаклау тантанасы булып узды. Конкурста 5 яшьтән 21 яшькә кадәр яшь аралыгында өч категориягә бүленеп 142 бала катнашты. Конкурсның җиңүчеләре l, ll, lll дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Әлеге чарада катнашучылар шигърият дөньясының никадәр матур булуына тагын бер кат инандылар.


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 28 ноябрендә Кукмара шәһәрендә, өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның яшүсмерләр командасы, 2007- 2008 елда туган егетләр арасында мини – футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче урынны алды. Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче урынны алып финалга чыкты. Финал уеннары 2024 елның декабрендә Буа шәһәрендә узачак.

Халыкара инвалидлар көне алдыннан  Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагог-психолог Саетова Д.Р.  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Җылылык нурлары бүләк итәбез» исемле иҗат сәгате үткәрде. Балалар төсле карандашлар, акбур, гуашь краскаларын кулланып, катнаш рәсем техникасы буенча  рәсем ясадылар. Балалар бакчасы фойесында тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.

Толерантлык турында сорау хәзер игътибар үзәгендә. Нәрсә соң ул толерантлык? Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән: толерантлык — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек. Ә чит телләр сүзлегендә «толерантлык — чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек» дип бирелә.


27
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының прокуроры Альберт Закиевич Суяргулов Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы прокуратурасы бинасында 2024-нче елның 3-нче декабре көнне барлык сораулар белән сәгать 10-12 сәгатькә кадәр халыкны кабул итә.


26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 25 ноябреннән алып 06 декабрьгә кадәр  кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларына мәхәббәт һәм наз бүләк иткән барлык Аналарга рәхмәт сүзләре әйтелә.

22 ноябрь көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган «Минем гаиләм – минем байлыгым» исемле гаиләләр фестивале булып узды. Фестивальдә 5 гаилә катнашты: Гайнетдиновлар, Кәримуллиннар, Минһаҗевлар, Җәләлиевлар һәм Сибагатовлар. Гаиләләр юл йөрү кагыйдәләрендә, кулинариядә, әдәбиятта, медицинада үзләренең эрудицияләрен һәм белемнәрен күрсәттеләр. Катнашучылар шулай ук гаилә эстафеталарында да көч сынаштылар. Конкурслар матур концерт номерлары белән чиратлашып барды.

Елның иң җылы һәм назлы бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне. Бу вакыйга уңаеннан Шармаш авыл китапханәсендә «Умелые ручки» клубы балалар өчен «Дөньяда бердәнбер әнигә мин бу чәчәкләрне бүләк итәм» дигән мастер-класс үткәрелде. Китапханәче балаларны бу бәйрәм белән таныштырды һәм әниләр өчен кулдан эшләнмәләр ясарга тәкъдим итте. Һәр открытка эчендә теләк язылган иде. Иҗат эшләре вакытында балалар әниләре турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International