ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

19 нчы февраль көнне Олы Нырсы мәктәбендә 1-4нчы сыйныф укучылары өчен  “Лыжня- малышня-2019” ярышы үткәрелде.  Бу  ярыш зур спорт бәйрәменә әйләнде.  Баландыш төп мәктәбе командасы  2нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә 3нче сыйныф укучысы Хайретдинов И.- 1 нче урынны, Заббарова Фәридә -2нче урынны яуладылар. Командабызны котлыйбыз!

19нчы февраль көнне Теләче № 2 балалар бакчасы хезмәткәрләре "Батыр" спорткомплексында ГТО нормаларын тапшырдылар. Балалар бакчасы хезмәткәрләре урыннан озынлыкка сикерү, аркада ятып тору урыныннан гәүдәне  күтәрү ,  йөз түбән ятып идәннән этелү, гимнастик эскәмиядә басып  алга бөгелү һәм  йөзү дә үзләрен сынап карадылар. Барлык хезмәткәрләр дә нормативларны үтәүгә җитди якын килделәр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Чарада авыл яшьләре катнаштылар.  Аларны  бу тема бик кызыксындырды, барсы да  үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Китапханәчене яшьләрнең Туган  җирләренә битараф булмаулары сөендерде. Киләчәктә дә шундый чаралар үткәрелсә иде дигән теләктә таралыштылар.

Время от времени на территории Тюлячинского района проводится целевые  мероприятия по профилактики правонарушений. При этом у лиц, эксплуатирующих самоходных машин и прицепов к ним   проверяются удостоверения тракториста-машиниста, регистрационные документы и свидетельства о прохождении ТО на технику и другие.   

Әгәр дә укылган һәм тик ята торган китапларыгыз булса китапханәгә алып килегез. Ул китапларны яздырмыйча алырга да мөмкин, укыгач дус һәм танышларга тапшырырга була. Шулай итеп сезнең китаплар укучыдан укучыга сәяхәткә чыга.

Үзенең чыгышында китапханәче Әфганстанда хезмәт иткән авылдашлар турында сөйләде. Фотоальбомнар укучыларда аеруча кызыксыну уятты.

В эти дни Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан принимает участие в съемках исторического фильма «Зулейха открывает глаза» по одноименному произведению Гузель Яхиной.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз”  дип аталган,китапханәләр арасында бара торган Бөтен Рәсәй акциясендә катнашты. Китапханә мөдире Закирова Л.М., сугыш чорын чагылдырган әсәрләрдән тупланган китаплар белән таныштырды,  ә китапханәче Фатихова Е.Г. С.Маршакның “Онык белән әңгәмә” шигырен укыды. Шулай ук Л.Кассиль,К.Симонов иҗаты белән дә таныштырды, сугыш чорын чагылдырган  “Солдат әкияте”, “Күк чәчәге” мультфильмнары күрсәтелде. Очрашу балаларга бик ошады.

Тәрбияче балаларны бер-берең белән ягымлы итеп сөйләшергә,авыр вакытта ярдәм итәргә өйрәтә.  Сюжетлы-рольле «Шифаханә» уены  балаларның яраткан шөгыле. Уйнау өчен шартлар булдырылган (шәфкать туташы өчен халат, баш киеме, авыруларны карау һәм дәвалау өчен әсбаплар). Бу уен күзаллау ситуциясе тудыра: бала үзен зурлар урынына куеп карый hәм уенның шартларын үти.  Шәфкать туташы янына “авыру” бала килә яки балалар үзләренең яраткан уенчыкларын алып киләләр. Ул үзенең йомшак куллары, ягымлы сүзләре белән “авыруны” дәвалый. Балалар шәфкать туташына үзләренең рәхмәтләрен җиткерә  Бу уен диалогик сөйләмдә җөмләләрне дөрес әйтүне ныгыта, кирәкле сүзләрне кулланып аралашу культурасын үстерә, башкаларны тыңлый белү, кирәк урында үз фикереңне аңлаешлы итеп җиткерә белү сыйфатлары тәрбияли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International