ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Тәҗрибәнең төп максаты  балаларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде.  Беренче балалар белән түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре карадык. Шуннан соң инде балалар белән бергә савытка балчык салып,суганнар утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады.

Ямбулат авылы китапханәсендә Театр елы кысаларында "Театр яктылыкка, нурга илтә...." дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды.  Барлык теләүчеләрне күргәзмәдә тәгъдим ителгән әдәбият белән танышырга чакырабыз. Күргәзмәне карарга һәм ошаган китапны 2019 ел дәвамында алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбеннән Фаттахова Раилә, Зәкиев Динар, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Гаязетдинов Рәсүл, Казан төзелеш көллияте студенты Котдусов Айнур  чыгыш ясады.

 

Барлыгы 45 регион катнашкан әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасы  2004-2005 елгы егет-кызлар арасында 1  урынны яулады, 2001-2003 елгы, 1998-2000 нче елгы юниорлар арасында

2 урында калды.

Әлеге ярышларга бару һәм катнашу мөмкинлеге тудырган өчен спорт мәктәбе коллективы шәхси эшмәкәр Хадиуллин Х.К. улына чиксез рәхмәтен белдерә.

Китапханәче китапханәгә килүче яшьләрне әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, алар үзләренең яраткан китаплары турындагы фикерләрне “библио-валентинкаларга" яздылар. Теләүчеләр мәхәббәт турында шигырьләр һәм китаплардан өзекләр укыдылар.

17 февраль көнне район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр һәм балалар иҗат фестиваленең сайлап алу этабы узды. Әлеге этапны узган конкурсантлар 16-17 март көнне Кукмара шәһәрендә узачак зона турында катнашачак. Сайлап алу турында 5-21 яшьлек 149 конкурсант вокал, хореография, конферанс номинацияләрендә көч сынашты.

17 нче февраль көнне Теләче районы  мәдәният йорты сәхнәсендә  19 нчы ачык республика яшьләр эстрада сәнгате “Созвездие – Йолдызлык 2019” фестиваленең район сайлап алу туры булып узды. Бу бәйгедә безнең балалар бакчасыннан Галимова Зәринә  вокал соло номинациясендә "Дружба крепкая" һәм  "Минем нәни дусларым" җырын башкарды. Әлеге бәйгегә педагог  Назмутдинова  Г.Г. әзерләде.  Зәринәгә уңышлар  теләп калабыз.

Китапханәче китапханәгә килгән китап укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, әсәрләренә  күзәтү ясады.

15 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә  «Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче  укучылар белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнеӊ тууына 113 ел булу уӊаеннан, «Бар җырымны илгә багышладым» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Бу чараныӊ  максаты булып, балаларда язучыга карата хөрмәт һәм  горурлык хисе тәрбияләү, аныӊ иҗаты белән таныштыру булды. Китапханәче балаларга Муса  Җәлилнеӊ  балачак еллары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, презентация күрсәтте. Укучылар М.Жәлилнеӊ балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен сөйләделәр, шигырьләре буенча рәсем ясадылар.  Чара ахырында «Җәлил йөрәгендә шыткан җырлар,бүген безнең йөрәк түрендә” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Более 121 тыс. объектов недвижимости в Татарстане было поставлено на кадастровый учет в 2018 году. Из них более 49 тыс. земельных участков, 42 тыс. помещений, 22 тыс. зданий, 3 тыс. сооружений, 2 тыс. машино-мест, 1 тыс. объектов незавершенного строительства.

Кадастровый учет - это процедура внесения сведений о вашей недвижимости в Единый государственный реестр недвижимости (ЕГРН). Иными словами - признание государством вашей квартиры, дома, дачи или земельного участка недвижимостью. Принцип кадастрового учета заявительный.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International