Шул уңайдан, Субаш авыл китапханәсендә "2019 ел - эшче һөнәрләр елы" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәнең максаты-эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларның абруен күтәрү. Укучыларга төрле һөнәрләргә багышланган журнал материаллары тәкъдим ителде. Барлык китап укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.
"Үз тарихыңны яхшы бел! - Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Баландыш авыл китапханәсендә оештырылган китап күргәзмәсе шулай атала.
Күргәзмә Татар Автономияле Совет Социалистик Җөмһүриятенең барлыкка килү тарихы, аның гасырлык социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеше белән таныштыра.
28 нче гыйнвар көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары тантаналы рәвештә Эзтабар оешмасына кабул ителделәр.
Шул уңайдан 20 гыйнвардан Баландыш авыл китапханәсендә «Һөнәрле кеше - хөрмәтле кеше» дигән күргәзмә эшли, анда һөнәрләр дөньясы, һөнәрләр тарихы турында файдалы мәгълүмат тупланган китаплар һәм мәкаләләр урын алган.
Халыкара сэнгатьле уку һәм вокал осталыгы буенча “Илһамият” фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде, бу конкурста сәнгатьле уку номинациясендә Балалар иҗат үзәгеннән Мәхмүтова Диләрәнең 1 дәрәҗә Дипломга лаек булуы билгеле булды. Конкурс 8-9 декабрь көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институты базасында оештырылган иде. Бу халыкара фестиваль-конкурсның оештыручылары булып Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыклары, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнъя татар конгрессының Казан бүлекчәсе, Татарстан Республикасының язучылар берлеге, Казан дәүләт мәдәният институты. Чыгыш ясаучыларны Россия Федерациясенең атказанган һәм Татарстан Республикасының халык артисткасы Хамматова
Эльмира Мифтаховна җитәкчелегендәге җюри бәяләде.
Кичәдә 2 команда катнашты.1-студентлар, 2- булачак студентлар. КВН -түбәндәге бүлекләдән торды:
1- Сәләмләү. Командага исем, девиз сайлау.
2- “Мәзәк күрсәтү”. (Мәктәп яки студент тормышыннан кызыклы күренеш)
3- Концерт номеры.
4 -“Шаян сорауга-шаян җавап”
5 - Ике команда бер - берсенә табышмаклар әйтү.
6- “Тылсымлы тартма” тартма эченедәге әйберләрне соравына карап табу.
7- Йомгаклау. Сүзне \җюригә бирү.
8- Җиңүчеләрне бүләкләү.
Кичә авылыбыз яшьләре өчен бик күңелле ял чарасы булды.
Ярышлар 15-31 гыйнварда үткәрелә. Көрәш “каты” бара, ярышларны гадел хөкемдарлар бәялиләр.Ярышларда 4 төркем катнаша: 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре. Барлык командалар да бик тырыш, зирәк, көчле. Алар барлык кышкы спорт төрләрендә дә - хоккей, чаңгы ярышы, «күңелле стартлар»да бик теләп катнашалар. “Кышкы кече Олимпия уеннары” ябылу тантанасында командаларга дипломнар тапшырылачак, ә иң көчле һәм җитез катнашучылар медальләр белән бүләкләнәчәк. Тәрбиячеләр дә балалардан калышмыйлар: барлык төр ярышларда да катнашып үз көчләрен сыныйлар.
Шул унайдан, Сауш авылы китапханәсендә сәхнә әсәрләрен яктырткан китаплардан китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә килгән һәр китап укучы шушы китап күргәзмәсе белән уку залында таныша ала.
Ленинград блокадасы- Икенче бөтендөнья сугышының иң дәхшәтле вакыйгасы. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар үтә: “Блокададагы Ленинград балалар күзлегеннән” рәсем һәи иҗади эшләр конкурсы, “Таня Савичева көндәлеге” дип исемләнгән мәктәпкүләм чара, “900 көнлек батырлык” темасына линейка, “Тыңлагыз, Ленинград сөйли” темасына шигырь сөйләүчеләр конкурсы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн. солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!
Сауш авыл китапханәсендә, Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан “Ленинград блокадасы өзелүгә - 75 ел” дигән исем астында китап күргәзмәсе куелды. “900 көн Батырлык” дип исемләнгән хәтер сәгатендә: 29 айга сузылган бу камалыш турында язылган китаплар, геройлар турында сөйләнелеп, интернет ресурслар кулланып шушы темага багышланган презентация күрсәтелде.